Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Валуевны күреп кайттылар

Октябрьнең соңгы көннәрендә Яр Чаллыда "SHIFA" сәүдә комплексы кубогына боксчылар арасында ярышлар үткәрелде.

Аларда кунак сыйфатында атаклы боксчы Николай Валуев катнашты. Самара, Тольятти, Пенза, Пермь, Екатеринбург шәһәрләреннән, Башкортстан, республикабыз шәһәрләреннән килгән боксчылар арасында безнекеләр дә югалып калмадылар: 70 кг үлчәү категориясендә Шәрапов Руслан III урынны алды.

Келәмдә - каратэчылар
Узган якшәмбедә "Алинә" универсаль спорт залында яшүсмерләр арасында кекусинкай каратэ ачык район турниры үтте.
Әлеге ярышта кекусинкай каратэ спорты популяр булган биш төбәк командасы катнашты. Казаннан 39 яшь спортчы килгән иде, Лаеш районыннан - 12, Балтачтан - 8, Болгардан 6 каратэчы килде. Безнең район җыелма командасы 31 яшь спортчыдан торды.

Малайлар һәм кызлар 16 төр авырлык үлчәмендә көч сынаштылар.
Келәмдә Әлки үсмерләре иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар 9 алтын, 11 көмеш һәм 6 бронза медальгә ия булдылар.
Әлкилеләр Нияз Гайфуллин, Ранил һәм Рамазан Фәхретдиновлар, Булат Борһанов, Тимур Коновалов, Камил Ситдыйков, Сәид Сәләхиев, Никита Зиньков, Данил Яганев чемпион исемен яуладылар.
Безнең район каратэчылары командалар арасында да беренче урынга ия булды. Ярышларга спортчыларны тренерлар Андрей Зиньков һәм Геннадий Вассунов әзерләде. Бәйге бик күп җанатарлар катнашында узды. Ярышларны мавыктыргыч итеп районыбызның танылган тренеры Рифкать Сәгъдиев алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев