Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Владисла Захаровның спорт батырлыгы

Яшьләрне тәнкыйтьләргә яратабыз без. Еш кына аларны нык холык, ихтыяр көчләре булмауда, игътибарга лаеклы зур эшләр башкара алмауда гаеплибез. Әмма чынбарлыкта бу алай түгел. Борискино авылыннан 16 яшьлек Владислав Захаровның спорт батырлыгы әнә шул хакта сөйли.

Владислав 50 километр озынлыктагы чаңгы марафонына чыгарга да курыкмады. Нинди көндәшләр белән диген әле! Ульяновскидан, Удмуртия, Чуашия, Мордовия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән спорт мастерлары белән ярышка чыкты егет. Бу бәйге март аенда Казанда булды. Аккош күлендә бик катлаулы чаңгы трассасы салынган иде. Һава торышының җылы булуы, чаңгыларны еш алыштырырга, мазьлар сайларга туры килүе ярышта катнашучылар өчен өстәмә кыенлыклар тудырды. 2011-2012 елгы чаңгы сезонында өйрәнү-тренировка җыеннарында бик яхшы әзерлек үткән, баш тренер Валерий Владимирович Сидоров һәм Спас районыннан тренер-консультант Сергей Николаевич Власов җитәкчелегендә бөтенроссия һәм республика беренчелекләрендә катнашкан Владислав марафон вакытында чаңгыда классик ысул белән шуу тактикасын дөрес сайлый белде.
Соңгы 10 километрлы әйләнештә Владиславның икенче сулышы ачылды һәм ул бер-бер артлы үзенең төп конкурентларын (ә бит алар Казанның югары спорт осталыгы мәктәбе укучылары иде!) узып, сенсацион нәтиҗә күрсәтте -18 яшькә кадәрге чаңгычылар төркемендә өченче урынны алды! Марафон дистанциясен ул 3 сәгать 4 минут 5 секунд эчендә узды. 97 чаңгычы арасында 38 нче урын - авыл егете өчен бу искиткеч нәтиҗә. Афәрин, Владислав, яңа уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лыжный марафон