Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үткән якшәмбедә йөзләгән әлкилеләр чаңгы шуарга чыкты

"Россия чаңгы юлы" чарасы (ә районнарда ул "Татарстан чаңгы юлы" исеме астында узды) бер атна элек, февральнең беренче якшәмбесендә үк старт алырга тиеш иде. Әмма 30 градустан да артып киткән зәһәр салкыннар оештыручыларның планнарына үзгәрешләр кертте. Хәер, ярышларның кайчан узуындамыни хикмәт! Чаңгы шуарга ярата бездә халык. Базарлы Матактагы "Яшь имәннәр"...

"Россия чаңгы юлы" чарасы (ә районнарда ул "Татарстан чаңгы юлы" исеме астында узды) бер атна элек, февральнең беренче якшәмбесендә үк старт алырга тиеш иде. Әмма 30 градустан да артып киткән зәһәр салкыннар оештыручыларның планнарына үзгәрешләр кертте. Хәер, ярышларның кайчан узуындамыни хикмәт!

Чаңгы шуарга ярата бездә халык. Базарлы Матактагы "Яшь имәннәр" савыктыру лагере территориясендә салынган чаңгы юлына 200 дән артык кеше җыелу моны тагын бер кат раслады. Мәктәп укучылары, яшьләр дә, өлкәннәр, пенсионерлар да килгән иде. Бөтен гаиләләре, тулаем хезмәт коллективлары белән чаңгыга басучылар да булды. Бар да 3 километр дистанциядә узышты.

Ярышка чыгарга ук батырчылык итмәүчеләр дә тик тормады - үз көенә шуып йөрде. Күңелле, дәртле музыка астында ап-ак кар өстеннән шуып узу ничек рәхәт! Һава аяз, саф, кояш нурлары астында кар энҗе бөртекләредәй җемелди. Теләгән кешегә кайнар чәй, кабартма-сумсалар тәкъдим итәләр. Андый-мондый хәл була калса дип, "Ашыгыч ярдәм" машинасы, коткаручылар да кизү торды.

Кыскасы, "Чаңгы юлы" чын бәйрәм төсен алды. Өч чакрымны шуып узып, финишка беренчеләрдән килеп җитүчеләрне хуплау, мактау сүзләре белән каршы алдылар.

Инде җиңүчеләр дә билгеле булды.

Ир-атлар арасында беренче урынны Борискинодан Владислав Захаров яулады. Иске Тахталадан Виталий Абасев - икенче, Базарлы Матактан Илдар Сөләйманов өченче булды.

Хатын-кызлар арасында да борискинолылар җиңүне кулдан ычкындырмады. Беренчелек - Алена Самаринада. Иске Матактан Людмила Михайлова һәм Чуаш Борнаеннан Людмила Яковлева икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Пенсионерлар арасында да җиңүчеләр булды. Болар - Базарлы Матактан Исмәгыйль Хәмидуллин һәм Татьяна Горбунова.

Ә бәйгенең иң яшь чаңгычысы дип Иске Матак урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Артем Тукмаков танылды.

Әнә шулай, Сочида кышкы Олимпия уеннарында җиңүләр өчен киеренке көрәш барган бер мәлдә әлкилеләр дә чаңгыда карны кыздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев