Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Ярминкәдә – мәктәпләрнең хезмәт җимешләре

Укытучыларның август киңәшмәләре көннәрендә мәктәп яны участокларында, мини-фермаларда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешне, җитештерелгән продукцияне алып килеп, район үзәгендә ярминкә үткәреп алу матур традициягә әйләнде. 22 августта үткәрелгән шундый ярминкәне быел ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина да күреп китте.

Мәктәпләрнең бюджеттан тыш эшчәнлегенә зур игътибар бирелә бездә. Сер түгел, мәгариф учреждениеләренең чыгымнарын бюджет акчасы белән генә каплап бетерү авыррак. Шуңа күрә бакчада яшелчә үстереп, ашханәләрне үз продукциясе белән тулыландыручы, хәтта мини-фермада сыер, бозау, сарык асрап, кош-корт тотып, сөт, каймак һәм эремчек, ит һәм йомырка белән баетучы мәктәпләрне мактамыйча, башкаларга үрнәк итеп күрсәтмичә һич мөмкин түгел.

Инде ярминкәгә әйләнеп кайтыйк. Җәй буе укытучылар һәм техник хезмәткәрләр, укучылар тырышлыгы белән мәктәп бакчаларында нинди генә яшелчә үстерелми икән бит! Помидор-кыяр, кишер, чөгендер, суган гына түгел, төрле төстәге ташкабак, яссы патисон, татлы һәм әче борыч, төрле сортлы кәбестә - барысы да мул уңыш биргән.

Бу көнне ярминкәдә 27 мәктәп катнашты. Алар барлыгы 39500 сумлык продукция сатты. Юхмачы мәктәбе үз кассасын 2000 сумга, Әхмәт мәктәбе - 1650, Иске Әнҗерә - 1500 сумга, Чуаш Кичүе мәктәбе 1400 сумга тулыландырды. Карга мәктәбенең кереме 1300, Чуаш Борнаеныкы 1350 сум булды.

Яшелчә, җиләк-җимеш, тозлаган кыяр-помидор, вареньелардан тыш, Татар Борнае мәктәбе вәкилләре бройлер чебешләр, ә Карамалы үрдәкләр сатты. Югары Колчурино мәктәбе вәкилләре сөт, эремчек белән бергә бал да алып килгән иделәр. Юхмачы, Иске Әнҗерә мәктәпләре өстәлләрендә йомырка, юхмачылыларда каймак, сөт әйберләре, Иске Чаллы мәктәбе товарлары арасында тере куяннарга кадәр бар иде.

-Барлык мәктәпләр вәкилләренә дә бик зур рәхмәт, ярминкәне матур итеп, мул итеп үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр. Товар төрлелеген генә түгел, өстәлләр бизәлешен дә кайгырттылар алар,- диде мәгариф идарәсенең бюджеттан тыш средстволар буенча экономисты Рузинә Габидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка