Район үзәгебез Базарлы Матак - борынгы сәүдәгәр авылы, биредә атна саен ярминкәләр гөрләп үткән, тирә-яктан гына түгел, ерак авыллардан төрле товар эзләп халык җыелган, сәүдәгәрләр килгән. Күңелле булган: кешеләр сату-алу белән шөгыльләнгән, аралашкан-сөйләшкән, яңалыклар ишеткән. Кыскасы, һәр ярминкә үзенә күрә бер вакыйга булган.
…Хәзер дә үтә ярминкәләр, әмма сирәгрәк һәм...