Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелә

7 мартта район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе үткәреләчәк.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре бөртек, катнаш азык, печән, салам, урман хуҗалыгы - агач материаллары, мәктәпләр, авыл җирлекләре -яшелчә, җиләк-җимештән ясалган консервлар тәкъдим итәчәк. Эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре һ.б. ярминкәдә шулай ук үз продукциясен сатып, бәйрәмне күңелле үткәрүгә үз өлешләрен кертерләр дип көтелә.
Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана.

Чемпионат ахырына якынлаша
Үткән атнада волейбол буенча ир-атлар арасында район чемпионатының чираттагы туры узды, 12 уен уйналды.
Ә хатын-кызлар чемпионаты инде ахырына якынлаша. 7 мартта "Алинә" универсаль спорт залында финал уеннары була. Биредә район чемпионы исемен яулау өчен киеренке көрәш булачак. Волейбол сөючеләр үз командалары өчен җан атарга килсен. Уеннар 15.00 сәгатьтә башлана.

Туучылар күбрәк
Февраль аенда район халкы яңа туган нарасыйлар хисабына 19 кешегә арткан.
16 әлкиле якты дөнья белән саубуллашкан. Ай дәвамында 6 гаилә төзелгән, ә 7 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен: 2012 елның февралендә 16 бала туган, 6 гаилә төзелгән, 28 кеше үлгән, 2 гаилә таркалган.

Малайлар атнасы
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада 3 малай дөньяга килде.
Бәбиләр барысы да - гаиләдә өченче балалар.

Чаңгычыларыбыз уңышы
Чаңгы узышлары буенча Аксубай районында үткән ачык турнирда безнең чаңгычылар биш призлы урынны яуладылар.
Мәктәп укучылары Семен Юманов һәм Вячеслав Юманов үз яшьтәшләре арасында беренче урын алдылар. Николай Абасев белән Виталий Казаков өченче урынга лаек булды. 40-50 яшьлекләр арасында Николай Ирдинкин икенче урынга чыкты. Гомумкоманда зачетында безнекеләр өченче урынны биләде.

Өч беренче урын - безнеке!
Түбән Кама районында Ватанны саклаучылар көненә багышлап 1997-2004 елларда туган үсмерләр арасында бокс турниры үткәрделәр.
Турнирда безнең малайлар да катнашты. Һәм әйтергә кирәк, бик тә уңышлы чыгыш ясадылар: Капуров Али, Гатауллин Булат, Зинкин Александр беренче, Федонин Никита һәм Шаһвәлиев Фаил икенче урыннарны яуладылар. Яшь боксчылар тренерлары Ситдыйков Ленар белән шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка