Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлки районы мәдәният йортында Базарлы Матак урта мәктәбе коллективының иҗади отчеты булды
Шимбә кичендә концерт карарга дип район мәдәният йортына килүчеләр һич үкенмәгәннәрдер, чөнки Базарлы Матак урта мәктәбе коллективының иҗади отчеты һәркемдә канәгатьлек хисе генә уятты.
-
Базарлы Матакта яшәүче Илнур Җиһаншин берьюлы ике уллы булып куйган
Базарлы Матакта яшәүче Илнур Җиһаншин берьюлы ике уллы булып куйган. Тормыш иптәше Карина аңа игезәк малайлар бүләк иткән. Әни кеше үзен әйбәт хис итә. Яшь әти әйтүенчә, улларына алар Камил һәм Әмир дигән исемнәр сайлап куйганнар.
-
Юхмачы интернатында тәрбияләнүчеләр Украинадан Казанга күчеп килүчеләр өчен оекбашлар бәйләгән
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Украинадан Казанга күчеп килүчеләр өчен җылы оекбашлар бәйләгән. Республикабызга күчеп кайтырга мәҗбүр булган украиннар өчен оекбашлар бәйләү турында сүз чыгуга, биредә яшәүче Тамара Сапожникова шунда ук эшкә керешкән. Аның үрнәгенә Валентина Гороцкева, Нина Карпова, Җомабикә Нәгыймова да кушылган. Уңган апалар бәйләгән оекбашларны инде Казанга...
-
ЗАГС бүлеге хәбәр итә: март аенда Әлки районында 17 бала дөньяга килгән
yandex.ru Март аенда районыбызда 17 бала дөньяга килгән, 5 пар никахлашкан. Ә ел башыннан бирле 41 бәби туган, 20 туй булган. Кызганыч, быел 78 райондашыбыз дөньядан киткән, ә 9 гаилә аерылышкан.
-
Язучылар белән иңгә-иң көрәшкән
9 Май -үзенчәлекле бәйрәм, бу көнне шатлык кайгы белән, көлү дәү әнинең күз яшьләре белән аралаша бит. Ул саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабайның орден һәм медальләрен өстәлгә тезә. Һәм мин, сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның оныкчыгы, дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм. Бабам...
-
«Әҗәлемне» үз күзләрем белән күрдем", ди Бөек Ватан сугышы инвалиды, хезмәт ветераны Габделбари Фәсахов
Сугыш кырында әҗәлләр күп инде алар. Анда үзеңнеке дә шунда гына йөридер дә, күрә алмыйсың, күбрәк кешенекеләрен күрәсең. Бу юлы башкачарак килеп чыкты. Сугышның соңгы көннәре. Берлинда зур бер тимер юл станциясе өчен көчле сугышлар алып барабыз. Шулвакытта безнең телефон элемтәсе өзелде. Телефон линиясен төзәтүне миңа йөкләделәр. Өзеклек безнең штабтан...
-
“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогына өр-яңа биш “КамАЗ” автомобиле бирелгән
yandex.ru "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогына өр-яңа биш "КамАЗ" автомобиле бирелгән. Аларда иң яхшы шоферлар эшләячәк. Хәзер, яңаларын да кушып, участокта 64 берәмлек техника исәпләнә, шуларның 45 е - йөк машиналары. Шулай итеп, коллектив яңа сезонны яңартылган техника базасы белән каршылый.
-
Югары Колчурино һәм Түбән Колчурино авыллары урамнарын яктырту эше төгәлләнде
Районда халыктан җыелган үзара салым средстволарына авыл урамнарына яктырткычлар кую эшләре ахырына якынлаша. Күп авылларда бу хезмәтне ике ел элек үк төгәлләделәр. Кайбер торак пунктларда баганалардагы яктырткычларны энергияне экономияле файдалана торганнарына алыштыру бара. Югары Колчурино авыл җирлегендә бу эш соңга калыбрак башкарылды. Инде биредә дә ике Колчурино авыллары урамнарына яктырткычлар...
-
Базарлы Матакта яшәүчеләр чүп түгү хезмәтеннән файдалсалар да, акчасын түләргә ашыкмыйлар
yandex.ru Әлки коммуналь челтәрләре көн саен 25 кубометр күләмендә чүп-чарны җыеп урнаштыра. Базарлы Матакта йортлардан чыгарылган көнкүреш калдыкларын җыю график нигезендә атнаның биш көнендә башкарыла. Район үзәге янәшәсендә урнашкан полигонга ел башыннан бирле 2100 кубометр чүп-чар һәм калдыклар озатылган. Тик менә кайбер хуҗалар, чүп түгү хезмәтеннән файдаланып торсалар да, акчасын...
-
1 апрельдән социаль пенсияләр тагын артты
1 апрельдән социаль пенсияләр 10,3 процентка артты. Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бездә 678 кешенең пенсияләре индексацияләнгән. Социаль пенсияләрнең уртача күләме хәзер 7677, 43 сум тәшкил итә. Социаль пенсия алучы 105 инвалид баланың пенсияләре 10 мең 376 сум булган, хәзер 11 мең 445 сумга җиткән.
-
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бу язда районыбыздан 40 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Хәрби комиссариатта хәзер медицина комиссиясе булачак солдатларның сәламәтлеген тикшерә. Әлеге тикшерүне 18 дән 27 яшькә чаклы 220 егет узар дип көтелә. Язгы чакырылыш 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Кораллы Көчләрдә хезмәт итү вакыты...
-
Югары Әлморза мәктәбе укучысы Хәсәнова Ләйсән туган авылының тарихи урыннарын өйрәнеп язган
Югары Әлморза мәктәбенең IХ сыйныф укучысы Хәсәнова Ләйсән туган авылының тарихи урыннарын өйрәнеп язган. Ул үзенең хезмәте белән 3 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә үткән Каюм Насыйри исемендәге ХIII төбәкара фәнни-эзләнү укуларында катнашкан. Ләйсәннең эше жюрига бик ошаган, аны өченче урынга лаек дип тапканнар. Ләйсәннең укытучысы Җәмилә Сәгыйрова.
-
6 нчы апрельгә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Татарстанның күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә төшкән томан иртән дә сакланачак. Күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Шулай ук төнлә һәм иртән юлларда - бозлавык. Татарстанда көндез 3-8...
-
10 апрель көнне "Әлки хәбәрләре" редакциясе түгәрәк өстәл артында эшлекле әңгәмә үткәрә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, районда күпкырлы әзерлек эшләре алып барыла. Шулар турында сөйләшеп, әлкилеләргә җиткерү, райондашларның бәйрәмне тагын да тантаналырак итүгә кагылышлы тәкъдимнәрен ишетү һәм туплау максаты белән "Әлки хәбәрләре" редакциясе түгәрәк өстәл артында эшлекле әңгәмә үткәрергә булды. Әңгәмәдә катнашу өчен район җитәкчелеге, ветераннар оешмаларының район советы,...
-
Хузангай-Сихтермә авылында тиздән районара офтальмология үзәге ачылачак
Күзләрне тиздән үзебездә тикшертә алачакбыз Аның инде баш табибы бар, ул хезмәткәрләр кабул итеп, коллектив туплый. Ә үзәкнең бинасында соңгы бизәү, бүлмәләрне җиһазлау эшләре алып барыла. Бик тиздән күзләребезне шушы үзәктә тикшертә һәм дәвалый алачакбыз.