Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язучылар белән иңгә-иң көрәшкән

    9 Май -үзенчәлекле бәйрәм, бу көнне шатлык кайгы белән, көлү дәү әнинең күз яшьләре белән аралаша бит. Ул саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабайның орден һәм медальләрен өстәлгә тезә. Һәм мин, сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның оныкчыгы, дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм. Бабам...

    9 Май -үзенчәлекле бәйрәм, бу көнне шатлык кайгы белән, көлү дәү әнинең күз яшьләре белән аралаша бит. Ул саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабайның орден һәм медальләрен өстәлгә тезә. Һәм мин, сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның оныкчыгы, дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм.

    Бабам Хәсәнов Җәмил Кыям улы Әхмәт авылында 1908 елда туган. Әтисе авыл мулласы булган. Гади авыл малае иптәшләре белән уйнап, су коенып, урманда кошлар тыңлап, җиләк җыеп үскән. Әмма 1917 елгы вакыйгалар ваемсыз балачакка чик куйган - мулла әтисе, гаиләсен Себергә үк сөрәләр дип куркып, Урта Азия якларына алып китә аларны. Идел буйлап пароходта 9 яшьлек бабама тиф эләгә. Самара тирәсенә җиткәч, хәле бөтенләй авырайган, тереләсенә өмет калмаган баланы әти-әнисе хастаханәдә калдырып китә. Әмма Җәмилне дәвалыйлар һәм балалар йортына бирәләр. Шунда укып белем ала, укытучылар институтын тәмамлый.
    Яшь егетне ул чактагы Куйбышев районы Измәр авылына эшкә билгелиләр. Биредә ул авылның иң матур кызына өйләнеп, гаилә кора, тиздән бер-бер артлы ике уллары, ике кызлары туа.
    1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, бабай берничә тапкыр хәрби комиссариатка армиягә җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Әмма Ямбакты мәктәбе директоры булган бабама бронь бирәләр, эшен дәвам итәргә кушалар. Шулай итеп, фронтка ул 1942 елның апрелендә генә китә.
    -Әтине фронтта татар телендә чыга торган "Алга, дошман өстенә" дип аталган газетага корректор итеп эшкә билгелиләр,-дип сөйли дәү әнием, безгә бабай архивында сакланып калган шушы газетаны күрсәтеп.
    Бабамның хезмәт урыны - фронт сызыгыннан ерак түгел казылган землянка, окоп, бомба-снарядлар җимереп бетергән юлдан баручы йөк машинасы… Озын төннәр буе фронтовикларның туган телендә (хәтта үзбәк, казах һәм башка телләрдә) газета чыгару…
    Бабай Калининград фронтында хезмәт иткән. Куркыныч бәрелешләрдә күп дусларын югалта ул.
    -Ут эчендә калган шәһәрләр әле дә исемдә. Әйтерсең, андагы ташлар да яна иде. Янгын шәүләсе күкләрдә чагыла иде. Ут-төтен эчендә җирнең һәр карышы өчен сугыштык,-дип искә төшергән бабай.
    Ул үзе дә берничә тапкыр яраланган, госпитальләрдә дәваланып чыккач, кабат алгы сызыкка ашыккан. Бабам Шәйхи Маннур, Афзал Шамов кебек күренекле язучылар белән иңгә-иң торып эшләгән. Алар иҗади хезмәтләрендә үзләренең бөтен рухи көчләрен, җиңүгә омтылышларын чагылдырырга тырышканнар. Бабамның язучылар белән дуслыгы сугыштан соң да дәвам иткән икән әле. Аның архивында язучылар имзалаган хатлар, китаплар саклана. Ул аларны күз карасыдай кадерләп саклаган, еш кына алып укый булган.
    1944 елда Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда бабам каты яралана. Ут астыннан аны дуслары алып чыга һәм лазаретта калдыра. Командиры исәннәр арасыннан сугышчан иптәшен эзләп таба алмагач, туганнарына бабамның геройларча һәлак булуы турында хат язып сала.
    Әмма Җәмил бабам бу юлы да исән кала: Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Ә туган ягына 1945 елның августында гына кайта әле. Бабамның күкрәген фронттагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр бизи. Әбием исә, үз күзләренә ышанмыйча, балаларын ияртеп аның каршына йөгерә. Кулында бабам турындагы "похоронка", ә үзе "Ходаем, догаларым барып ирешкән икән!-дип пышылдый.
    …Бабам сугыш яраларыннан озак газаплана әле. Түзә алмаслык әрнетеп, тәненнән кыйпылчыклар чыга. Сугыштан соң ул бик яратып педагоглык эшчәнлеген дәвам итә. Ул җитәкләгән мәктәпләр һәрчак алдынгы була. Сугыштан соң аның тагын ике баласы туа. Иң кечесе - минем сөекле дәү әнием. Ул 40 ел буе әтисе эзеннән барып укытучы, аннары әтисе сугышка киткәч, мәктәп директоры булып эшләгән. Әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый ул һәм безгә, оныкларына тапшыра. Без кадерле бабабыз Хәсәнов Җәмил Кыям улының батырларча көрәшкәнен, җиңүгә үзеннән өлеш керткәнен беркайчан онытмабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: