Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы мәдәният йортында Базарлы Матак урта мәктәбе коллективының иҗади отчеты булды

Шимбә кичендә концерт карарга дип район мәдәният йортына килүчеләр һич үкенмәгәннәрдер, чөнки Базарлы Матак урта мәктәбе коллективының иҗади отчеты һәркемдә канәгатьлек хисе генә уятты.

Анысы, укытучылар һәртөрле отчет төзеп тапшырырга өйрәнгән инде һәм моны тырышып, җиренә җиткереп эшли алар. Иҗади дигәнен дә зур җаваплылык белән һәм күңел биреп үтәгәннәре концертның беренче номерында ук күренде. Барлык укытучы-тәрбиячеләрдән тупланган хор музыка укытучысы Фирдания Хәбибуллина дирижерлыгына “буйсынып” “Минем Россиям-Минем Татарстан” җырын гаять тантаналы итеп башкарды. Һәм шушы туган ил, республикабыз, халыклар бердәмлеге темасын алып баручылар да дәвам итте, чыгышларда да чагылды.

Базарлы Матак мәктәбе укытучылары төрле яктан талантлы икән бит. Моны алар Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча әзерләнгән сәхнә күренешендә үк күрсәттеләр: каз өмәсенә җыелган егетләр-кызлар җырлап-биеп тә алдылар, самимиләнеп бер-берсенә мәхәббәтләрен дә аңлаттылар, сугыш хәбәрен ишеткәч, тамашачыны да шөбһәләндереп кайгырттылар. Төп рольләрне уйнаган Гөлнур Фәйзуллина, Айдар Абдуллин, Илнур Фәйзуллин Сәрвәр, Исмәгыйль һәм Мәхдүм рольләрен бик оста башкардылар.

Хәер, осталык бу кичтә сәхнәгә чыккан һәр педагогка хас сыйфат булды. Әйтик, Елена Леонтьева, Ильмира Бклатова, Лениза Гарипова русча-татарча шигырьләрне хисле итеп укып-сөйләп бирделәр. Айдар белән Ландыш Абдуллиннарның “Уф! та дими-дими, эх та дими-дими яшәргә дә яшәргә”дип дәртләнеп җырлавына, бәеп-биеп алуларына тамашачылар гөрләтеп кул чапты. Тагын бер гаилә ансамбле – милли киемнәрдән әниле-уллы-кызлы Лилия, Ильяс, Рузинә Садыйковларның татарча җырлар тезмәсе дә бик ошады. Шуның өстенә Ильяс гармунда да үзе уңнады, моны бик әйбәт башкарды егет.

Гомумән, мәктәп үзешчәннәре бергәлекне ярата бугай, чөнки ансамбльләр күп икән бу коллективта. “Чишмә”, “Хыял, ир-егетләр, чуаш теле укытучылар ансамбльләре бергәләп оста җырлаулары белән күңелләрне яуладылар, сәхнә киемнәренең килешлеге белән дә истә калдылар. Күлмәкләрне, тукымасын үзләре сатып алып, хезмәт укытучысы Фәүзия Гарипова ярдәме белән теккәннәр үзешчәннәр.

Ансамбльдә бер-береңнең “иңен” тоеп җырлау бер нәрсә, ә менә зал тулы тамашачы каршына беръялгызың чыгып, тавышыңны өзмичә, сүзләрен онытмыйча, көен дөрес алып барып җырларга үзенә күрә бер батырлык кирәктер ул. Эльмира Монадиева татарча да, русча да җырлап сөендерде безне һәм икесендә дә аның салмак, сабыр башкару стиле күңелләребезгә хуш килде. Гөлназ Хәлиуллина халыкныкы булып бетә язган “Мин башкача булдыра алмыйм” популяр рус җырын җырлаганда аңа кушылып утыручылар күп булды. “Синең өчен” җырын башкарган Рәзилә Хатыйпованы куллар арыганчы алкышлады тамашачы.

Музыкаль номерларны әзерләүдә тәҗрибәле педагог Фирдания Хәбибуллина бик нык булышкан. Гомумән, ул концертның рухи оештыручысы, укытучыларны бер максатка туплаучы ролен “бишле”гә үтәп чыккан.

Укытучылар концертына дәрт, шаянлык, нәзәкәт өстәгән биюләр турында аерым әйтеп үтәсе килә. Әллә ничә буын укучыларны биергә өйрәткән хореограф Ирина Смышляева ярдәме белән укытучылар күңелле рус кадрилен, аз гына моңсу “Зәңгәр томан” композициясен, нәфис вальсны бигрәк тә концертның соңгы номеры итеп куелган, шуңадыр, аеруча истә калган кара-каршы татар биюен, “идән такталарын сындырырлык”, тамашачының аякларын тыпырдатырлык итеп башкардылар. Берьюлы ундүрт кызның ике төркемгә бүленеп “мөнәсәбәтләр ачыклавын”, чаялыкта, уңганлыкта ярышуын шулай ук бию теле белән аңлата белү биючеләрнең тәмам остарып беткәнлеген күрсәтте безгә.

Укытучылар  җитди халык инде алар. Ә менә концертлары бик кызык, хәтта шаян рухта үтте. Моңа  “Банкомат янында” (төп рольдә Вера Красильникова), “Студентлар имтиханда” (Ташбилге мәктәбе укытучылары) сәхнә күренешләре үз төсмерләрен өстәделәр. Бер сүз белән әйткәндә, Базарлы Матак мәктәбе үзешчәннәре имтиханны бик яхшы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев