1 октябрь — Өлкәннәр көне алдыннан без пенсионерлар — ветераннар район советы рәисе Ришат Хәлиуллин белән әңгәмә кордык
«Бу вазыйфа бик тә җаваплы»
— Ришат Әсәтович, иң элек сезне районыбыз пенсионерлары — ветераннары советы рәисе итеп яңа срокка сайлануыгыз белән котлыйбыз. Сезгә алдагы биш елда да шулай актив, күпкырлы эшчәнлегегезне дәвам итәргә язсын.
— Рәхмәт. Әйе, күптән түгел узган конференциядә мине делегатлар, район җитәкчелеге ышаныч белдереп, яңа срокка сайладылар. Бу вазыйфа бик тә җаваплы. Мин булдыра алган кадәр тырышырмын. Өлкән буын районда иң күп яшәүче халыкны тәшкил итә. Алар балалары, туганнарыннан тыш, җәмгыятьнең, халыкка хезмәт күрсәтүче район службаларының үтә дә игътибарлы булуларын сорый торган катлам вәкилләре.
— Бүген без сезнең белән нәкъ шулар турында сөйләшергә дип очраштык та. Районда күпме пенсионер? Озын гомерлеләр саны нинди хәлдә саклана?
— Бүген районда 5925 пенсионер яши. Шуларның 4775е яше тулып лаеклы ялга чыгучылар. Калганнары инвалидлык буенча, керемсез калганлыктан пенсия алучылар һәм башкалар. 1081 пенсионерыбыз эшчәнлеген дәвам итә.
Лаеклы ялда булучылар уртача 21 864 сум пенсия алалар. Бу узган елдан 1679 сумга артыгырак.

Районда озын гомерлеләр саны елдан-ел арта бара. Әйтик, хәзер безнең 80 яшьтән 90га чаклы 657 кешебез бар. 90нан алып 95 яшькә кадәргеләр 91 абый-апа исәпләнә. 95 яшьтән олылар 19 кеше бар. Аларның өчесе йөз яшьтән олылар. Мәсәлән, Бибай Чаллысыннан Җария Әхмәтшинага һәм Иске Әнҗерәдән Затия Зариповага быел 100 яшь тулды. Ә Чуаш Борнаеннан Татьяна Андреевага ноябрьдә 102 яшь тула.
«Ялгыз яшәүчеләребез дә байтак»
— Олыгаю бит әле ул ялгыз калуга да китерергә мөмкин. Районда андыйлар күпме теркәлгән?
— Әйе, безнең ялгыз яшәүчеләребез дә байтак. Бүгенгә андыйлар саны 379 кеше. Ялгызларның күбесен социаль хезмәткәрләр тәрбияли. Райондагы 33 социаль хезмәткәр һәм 5 ярдәмчеләре 259 кешегә хезмәт күрсәтә.
«Бер генә пенсионерыбыз да игътибардан читтә калмасын иде»
— Ришат Әсәтович, пенсионерларыбыз елга бер билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көнен бер дулкынлану белән көтәләрдер инде...
— Шулай, пенсионерларыбызга өлкәннәр ункөнлегендә төрле чаралар үткәрелә, аеруча зур игътибар бирелә. Шуңа әлеге бәйрәмне көтеп алучылар да күп. Әлки районында декаданы эчтәлекле, файдалы үткәрү буенча күп еллардан бирле уңай тәҗрибәләр тупланды. Бәйрәм чаралары төрле форматта үткәрелә. Дөрес, аларның күбесен хәзерләгәндә финанс чыгымнары да сорала. Бу мәсьәлә дә бездә уңай хәл ителеп килә.
Күп вакыт өлкән буынга купшы бүләккә караганда аралашып, күңелләрен күтәрә торган чаралар оештыру зуррак нәтиҗәләр бирә. Күп хезмәт коллективлары үзләрендә хезмәт куючылар белән чәй мәҗлесләре ясап, кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Ә инде эшләгән оешма-предприятиеләр булмаганнарны без авыл җирлекләре белән берлектә игътибар күрсәтү юлларын табарга тырышабыз. Рәхмәт район башлыгы Александр Никошинга, ул Өлкәннәр көнен югары дәрәҗәдә үткәрүне һәрчак контрольдә тота, ярдәм итә. Иң мөһиме — бер генә пенсионерыбыз да игътибардан читтә калмасын иде.
«Өлкәннәр янына килеп хәл-әхвәл белешүне гадәткә кертик»
— Без беләбез, Өлкәннәр көне ул апа-абыйларга, әби-бабайларга игътибарны көчәйтү кебек бер дата инде. Заманында тырышып хезмәт куйган, балалар үстергән асыл затларыбыз ел буе яшьрәкләрнең күз уңында, кайгыртуында булырга тиеш...
— Шулай, билгеле. Картлык һәркемгә килә. Шуңа да андый катлам шәһесләр барын онытмаска иде. Әйтик, алда суыклар башланасын искә алып, авыл җирлекләре башлыклары өлкәннәр яши торган өйләрдә җылылык бирү җиһазларының төзеклеген тикшертергә тиешләр. Мич ягыла торган өйләр булса, аларны тикшертергә. Ягу сезонында бу гамәлләр безнең контрольдән югалмасын иде. Кышкы айларда олы яшьтәгеләрнең ишек алларын кардан чистартуда мәктәпләр ярдәм итсә, алар нинди олы газаптан коткарырлар иде. Өлкәннәр янына килеп хәл-әхвәл белешеп, сулары, азык-төлекләре бармы, дип кызыксынуны гадәткә кертүче кайгыртучан кешеләр һәр авылда җитәрлек булсын иде. Мин барлык өлкән буын кешеләренә, заманында тырышып хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдереп, аларны Өлкәннәр көне белән котлыйм. Барыгызга да таза саулык, озын бәхетле гомерләр телим!
— Ришат Әсәтович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Нет комментариев