Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Якты булсын урамнар

Ташбилге авылында урамнарны яктырту буенча зур эш алып барыла.

Биредә баганаларга 25 лампа куелган, инде "бишенче линия"не - өстәмә электр үткәргечләрне генә сузасы калган. Бу эш республика программасы кысаларында финанслана.

Экстремизм турында сөйләделәр
Базарлы Матак мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныфлар укучылары өчен "Экстремизмга - юк!" дигән чара үткәрелде.
Аны район үзәк китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән. Сәхнәдән балаларга экстремизмның нәрсә икәнен аңлаттылар, Татарстанда милләтләр һәм диннәр арасында үзара хөрмәт итү, дуслык гамәлдә булуын ассызыкладылар, куркыныч хәлләргә юлыкканда нишләргә икәнен искәртеп үттеләр.

Беренче һәм төерле
Үткән якшәмбедә район үзәгендә булган беренче көзге ярминкә сатып алучыларның өметен акламады.
Ярминкәгә үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен хуҗалыклар, мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре һәм фермерлар алып килгән иде. Әмма товарлар җитәрлек булмады. Әйтик, печән һәм салам юк иде. Бәяләр дә чагыштырмача югары булды, кайбер әйберләрнең сыйфатына да сатып алучылар дәгъва белдерде. Бу көнне барысы 480 мең сумлык товар реализацияләнде, гәрчә күбрәк сату планлаштырылган иде. Дөрес, ярминкәгә иртәрәк килүчеләр бөртек фуражы, ит, яшелчәләр, бүтән товарларны алып кала алды. Киләсе атнада буласы ярминкәдә оештыручылар бу җитешсезлекләрне бетерү чарасын күрсеннәр иде.

Концерты да булыр, бүләге дә
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә Чуаш Борнае авыл җирлегендә бик җитди әзерләнәләр.
Ике авылда да бу көнне әби-бабайларны чәйле-сыйлы мәҗлескә чакырачаклар, үзешчәннәр аларга күңелле концерт күрсәтәчәк. Чуаш телендә спектакельдә караячаклар өлкәннәр. Ә "Хузангай" кооперативы һәм авыл җирлеге советы шуңа өстәп күчтәнәчләр дә әзерли әле.

Бердәнбер
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Спорт белән шөгыльләнү өчен
Узган атнада "Алинә" универсаль спорт залының спорт мәйданчыгында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен объектлар төзү тәмамланды. Биредә хәзер футбол кыры, мини-футбол, баскетбол, волейбол уйнау өчен мәйданчыклар, озынлыкка, биеклеккә сикерү урыннары, йөгерү юлы һ.б. бар.

Тамашачы булып бардылар
17 сентябрьдә Казанда коляскада баскетбол уйнау буенча Россия ярышларының финал уеннары үтте.
Аларны безнең районнан физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларыбыз, балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тренерлары, яшь спортчылар да карап кайттылар.

"Аҗаган" да катнаштылар
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Форпост" отряды Нурлатта үткән "Аҗаган-2012" хәрби-спорт уенының зона турнирында катнашып, дүртенче урын алып кайтты.

Юлга сыеша алмаган
Берләштерелгән кизү тору диспетчер хезмәте хәбәр итүенчә, 23 сентябрьдә Казан-Базарлы Матак юлында транспорт һәлакәте булган.
"ВАЗ-2110" җиңел машинасы юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланган. Нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Пассажир хатын-кызны хастаханәгә озатырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка