Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кала халкы авыл сөтен ярата

Үткән шимбәдә әлкилеләр кабат Казанның Идел буе районы базарында авыл нигъмәтләре белән сәүдә иттеләр.

Башкалага 26 автомашинада 1700 сумлык товар алып бардылар, аның күпчелек өлеше сатылды. Казан халкы авыл сөтен, эремчекне, каймакны, сыер, каз, тавык итләрен, яшелчәләрне яратып ала. Безнекеләр яңа елга кадәр тагын ике тапкыр (8, 22 декабрьдә) Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашачак.

Алман теле укытучылары форумы
Иске Матак урта мәктәбе укытучысы Л.…Советникова Мәскәүдә алман теле укытучыларының беренче форумында катнашты.
"Чит тел - партнерлык юлы" исемендәге бу форум 17-18 ноябрьдә Россиядә Германия елы кысаларында үтте. Анда мәктәпләрдә чит телләр укытуның әһәмияте тагын бер кат ассызыкланды, балаларга алман телен өйрәтүне камилләштерү хакында сүз алып барылды.

Икегә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.

Уңайлы тирәлек булдырыла
Халыкның аз хәрәкәт итүче төркеме өчен уңайлы тирәлек булдыру максаты белән РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2011-2015 елларга исәпләнгән программа эшләнгән иде.
Аны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан финанс средстволары бүленеп бирелә. Район үзәгендә шушы юнәлештә шактый эш эшләнде инде. Әйтик, халыкны социаль яклау бүлеге бинасына коляскалы кешеләр дә керә алсын өчен баскычсыз сөзәк пандус ясалып, начар ишетүчеләр өчен индукцион элмәк (ул шушы бинада әйбәтрәк ишетү мөмкинлеге бирә), бусагасыз киң ишекләр, мәгълүматлы табло урнаштырыла. Әлеге эшләрне башкаруга 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруга эш һәм мәшгульлек үзәгенә 454 мең сум, инвалидлар яшәгән торак йортны җайлауга 100 мең сум, урамнарда пандуслар төзүгә 300 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Инвалидлар кул көрәштерә
Инвалидлар арасында армспорт буенча республика чемпионатында районыбыз командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ярышлар 23-24 ноябрьдә Балтач районы спорт комплексында узды. Гомуми авырулар төркемендә Илшат Нуртдинов (Базарлы Матак) беренче урынны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары буенча инвалидлар арасында Рәис Кыямов (Үргәгар) икенче урынны алды. Коляскалы инвалидлар төркемендә Фаик Камалов (Базарлы Матак) икенче урынга чыкты. Равил Зәйнетдинов һәм Арсен Казавов та призлы урыннарга ия булдылар.

Каракларны эзлиләр
Район эчке эшләр бүлегендә узган атнада өч урлашу факты буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Карга авылында берәүләрнең өенә кереп акча урлап чыканнар. Хуҗалар олы яшьтәге әтиләрен өстеннән бикләп концертка киткән булалар. Кайткан җирләренә өй ишеген ватып кереп шифоньердан 26 мең сум акча урланганы ачыклана. Өйдәге бабайның колагы ишетмәү сәбәпле, ул берни белмәгән. Карак акчаның бер өлешен алмый калдырган.
Базарлы Матакта билгесез кешеләр хуҗалары якын көннәрдә яшәргә күчәсе өйнең тәрәзәләрен һәм эчтәге җиһазларны ватканнар. Полиция хезмәткәрләре бу фактлар буенча тикшерү алып бара.

Министр урынбасары кабул итә
30 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә видеоконференция режимында ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр полковнигы Дамир Равил улы Динниулов гражданнарны кабул итәчәк.
Гаризалар 28 ноябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегендә (Базарлы Матак ав., Ленин ур.,3) тәүлек әйләнәсе кабул ителә. Тел.: 8-84346-20-1-02.

Үзешчәннәр концерты
Юхмачы авылында яшәүче Виктор һәм Любовь Овчинниковлар Хузангай авылы клубында концерт куеп киткәннәр.
Виктор Филлипович баянда уйнап, икәүләп туган як, Россия турында җырлар башкарып, алар концертка килүчеләргә күтәренке кәеф бүләк иткәннәр. Ирле-хатынлы Овчинниковлар - үзешчән артистларның Калугада үткән фестивальләре дипломантлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка