Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Корбан гаете белән!

Районның барлык мөселманнарын 25 октябрьдә булачак Корбан гаете белән район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин котлады.

"Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Муниципаль район советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне изге Корбан гаете белән кайнар тәбрик итәм. Корбан гаете - ислам динендәге иң якты, иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе. Аны бөтен мөселман дөньясы түземсезлек белән көтеп ала. Бу бәйрәмдә динебезгә хас булган кешелеклелек, пакълек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар киң чагылыш таба, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләре яңара. Бәйрәм иртәсендә барлык мәчетләребездә гает намазлары укылыр, сәдакалар бирелер, корбаннар чалыныр, туганнар, күршеләр, мохтаҗлар корбан итеннән авыз итәр. Чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, муллык, бәрәкәтле тормышлар телим",-диелә котлауда.

Ә сез язылдыгызмы?
Киләсе елның беренче яртысы өчен район халкы 8981 данә газета-журналга язылган, шуның 4362 данәсе - "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Вакытлы матбугатка язылу чорының яртысыннан артыгы узып та китте. Район газетасына язылуны оештыру буенча Иске Чаллы (Рәмзия Хәнәфиева), Иске Матак (Надежда Лычникова). Иске Салман (Рәмзия Вафина) почта бүлекчәләре аеруча яхшы эшләде. Алар "Әлки хәбәрләре"нә яздыру планын беренчеләрдән булып 100 процентка үтәделәр.
11-21 октябрьдә узган Бөтенроссия подписка декадасында райондашларыбыз 4 мең данәдән артык вакытлы матбугат басмасына язылды.

Медаль белән бүләкләнде
Гражданлык оборонасы буенча район бүлегенең әйдәүче белгече Рәшит Дәүләтшин гражданлык оборонасы үсешендә лаеклы хезмәте өчен "Маршал Василий Чуйков" медале белән бүләкләнде.
Медальне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды. Ул районда гражданлык оборонасы өлкәсендә зур эшләр башкарылуын ассызыклап үтте, алга таба да коллективның нәтиҗәле һәм уңышлы хезмәт итүен теләде.

Һәр меңенче әбүнәчегә - бүләк
Район газетасына язылган һәр меңенче әбүнәчебез редакция бүләгенә ия булачак.
Үткән саннарда укучыларыбызга әнә шул хакта хәбәр иткән идек. Менә район почта элемтәсе участогы 3 меңенче һәм 4 меңенче әбүнәчеләребезнең исемнәрен атады. Болар - Иске Матактан Любовь Леонтьева һәм Иске Чаллыдан Хәмдия Гәрәева. Аларның редакциягә бүләкләрен алырга килүләрен көтәбез.

Депутатка рәхмәтләре зурдан
Әхмәт авылында яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктына кадәр асфальтланган юлны "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективы төзеде.
Билгеле, бик зур эш бу. Ә пунктны ачу тантанасында акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев телевизор да бүләк итте әле.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе администрациясе депутатыбызга шушы игелекле гамәлләре өчен олы рәхмәтен белдереп, аңа һәр эшендә уңышлар тели.

Алда - көзге ярминкәләр
25 октябрьдә Юхмачыда бөртек, терлек азыгы сату оештырылачак, ә 26 октябрьдә район үзәгендә көзге ярминкә була.
6 октябрьдә район үзәгендә булган ярминкә халыкка бик ошаган. Шуны истә тотып, район хакимияте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә мондый ярминкәләрне ешрак үткәрергә булды.
2 ноябрьдә исә Базарлы Матакта бәйрәмнәр алды ярминкәсе була. Ярминкәләрдә ашлык, терлек азыгы, яшелчәләр, ит, сөт ризыклары, каз түшкәләре һәм тере казлар тәкъдим ителәчәк. 1 ноябрьдә Юхмачыда үтә торган базарда бөртек, терлек азыгы белән сату итү оештырыла.

Исерекләргә юл ябык
Узган атнада "Исерек йөртүче" операциясе барышында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итүче ике йөртүче тоткарланды.
Моннан тыш, атна дәвамында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 50 беркетмә төзегән.

ТХК хезмәтләре өчен өйдән генә түләгез
Татарстанлылар сентябрьдә инфомат һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә 13 млн. сумга якын суммада фатир өчен счетларны түләделәр.
Бүген өйдән чыкмыйча гына, online режимында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре буенча билгеләнгән түләүләр турындагы мәгълүматларны тикшерергә, исәп-хисап счеты белән идарә итәргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, әйтик, фатирда берничә көн кайнар су булмаган очракта яңадан исәп-хисап ясарга, шулай ук түләүләрнең бөтен тарихын электрон төстә сакларга була. Моның өчен Порталда Шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Аны теркәү гади - мобиль телефоныңның номерын күрсәтергә, шул номерга пароль җибәреләчәк.
ТКХ хезмәтләре өчен Шәхси кабинетны теркәмичә дә түләргә була, - түләү квитанциясендә күрсәтелгән исәп-хисап счеты номерын һәм түләү суммасын кертергә генә кирәк. ТКХ хезмәтләре өчен инфомат аша түләгәндә комиссия - 2 процент, ә uslugi.tatarstan.ru порталы аша түләгәндә 1 процент тәшкил итә.
Бүген әлеге хезмәттән Татарстанның 1,2 млн. йорт хуҗалыгы файдалана ала (бу барлык йорт хуҗалыкларының 90 проценты). Сезнең идарә компаниясе әлеге сервиска тоташканмы икәнлеген https://uslugi.tatar.ru/personal-account аша белеп була. Идарә компаниясенең анда тоташуын теләсәгез, (8-843)5114115 телефоны буенча шылтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка