Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мактаулы исемгә лаек

Республика агросәнәгать комплексында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Габдрахман улы Хәмитовка "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.

Укучылар казлар үстергән
Бу язда "Түбән Кәчи" ҖЧҖ сатып алган 300 каз бәбкәсенең 100 башын Түбән Кәчи мәктәбе укучылары үстергән.
Казларны азык һәм каралтылар белән тәэмин итүне ҖЧҖ үз өстенә алган. Укучылар хезмәте белән кеп-кечкенә бәбкәләрдән зур һәм симез казлар үсеп җиткән. Аларны сатудан кергән акчаны мәктәп өчен кирәк-яраклар алуга тотарга уйлыйлар. "Түбән Кәчи" ҖЧҖ җитәкчесе Валерий Волостнов язын мәктәпкә әле өч дуңгыз баласы да биргән. Җәй буе үстергән бу терлекләрнең итен мәктәп ашханәсендә файдаланачаклар. Бу язда В.Волостнов Югары Колчурино урта мәктәбенә дә бушлай 10 дуңгыз баласы һәм ике бәрән биргән булган.

Бозаулар зур һәм сәламәт туа
Районда ел башыннан бирле шәхси хуҗалыклардагы 2400 сыер ясалма орлыкландырылган.
Бу халыктагы барлык сыерларның 80 проценты дигән сүз. Татар Төгәлбәе авылында Фәнил Гәрәевның гаилә фермасында декабрьдә ясалма орлыкландырудан 45-48 әр килолы 5 бозау туган. Әлеге яшь маллар нык, чирләргә бирешмәүчән булып дөньяга килә. Фермер голштин-фриз токымлы әлеге бозауларны киләчәктә нәселле сыерлар итеп калдырырга ниятли. Мондый терлекләр елга 10 мең литрга кадәр сөт бирергә сәләтле. Исегезгә төшерәбез: районда терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 21 пункт эшли (һәр авыл җирлегендә).

Яңа ел алды ярминкәсе
28 декабрьдә район үзәгендә Яңа ел алды ярминкәсе була.
Ярминкәдә халыкка сыер һәм дуңгыз ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, сөт ризыклары тәкъдим ителәчәк. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, ысланган, тозлаган ризыклар, төрледән-төрле тәм-томнар да булыр. Печән, салам, бөртек, фураж, бозаулар һәм дуңгыз балалары да сатуга чыгарылачак.
Яңа ел табынына теләгән ризыкларыгызны сатып алу, терлек азыгы запасы булдыру, кайнар шашлыктан авыз итү, дусларыгыз белән очрашу өчен бәйрәм ярминкәсенә килегез!

Бер төндә ике ат югалган
Алпар авылында 7 декабрьдән 8 енә каршы төндә берьюлы ике атны урлыйлар.
"Кызыл Шәрык-Агро"да терлекче булып эшләүченең атын угрылар төнлә йортыннан алып чыгып китәләр. Ә ике яшьлек тайны шул ук төндә Алпардагы терлекчелек бинасы яныннан урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре каракларны кайнар эздән эләктерә алмый. Әлеге урлаулар буенча җинаять эше кузгатыла, тикшерү алып барыла.

Яңа елга - нурлы календарь
"Әлки хәбәрләре" редакциясендә эшләп киткән журналист Нәсимә Садыйкованың 2013 елга татар-мөселман балалары өчен "Фатиха" календаре басылып чыкты.
Каләмдәшебезнең балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне максат итеп куйган бу календаре инде икенче ел рәттән дөнья күрә. Басманың 2012 елгысын балалар да, олылар да яратып кабул иткән иде. "Фатиха" белән балалар мәктәп китапханәләрендә таныша ала. Календарьне өйләрендә булдырырга теләүчеләр "Китап дөньясы" кибетенә (редакция бинасы) мөрәҗәгать итсен.

Кыш бабай полицейский булган
Бу көннәрдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре - участок уполномоченныйлары, кабер гаиләләргә барып, аларда үсүче балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлыйлар, аларны күчтәнәч белән сөендерәләр.
Алар моны 18 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр "Полицейский Кыш бабай" акциясе кысаларында эшли.


Кайнар линия 20-0-54
"Безгә өлеш чыгарырлармы?"
"Безнең пай җирләребез "Яшь көч" кооперативында. "Кызыл Шәрык", "Хузангай" хуҗалыклары пай җирләре өчен дивидендлар өләшә. Ә бездә җир өчен дивиденд бирергә уйламыйлар да. Безнең дә башка авыллардагы кебек үз җир кишәрлегебез өчен бераз булса да бөртек аласыбыз килә," дип шылтыраттылар безгә һәм "исемебез редакция өчен генә" дип искәрттеләр.
Әлеге хатның эчтәлеге белән без "Яшь көч" кооперативы рәисе Фәнис Хәмитовны таныштырдык. Ул түбәндәге аңлатманы бирде:
-"Яшь көч" кооперативы җир пае өчен дивидендлар өләшәчәк. Хәзергә аның исемлеге төзелеп бетеп килә. Әлеге исемлек шактый зур һәм игътибар белән эшләүне сорый. Якын арада дивидендлар бирелә башлар. Терлек азыгына ихтыяҗ кичерүче байтак кеше кооператив идарәсенә мөрәҗәгать итеп үз өлешләрен алды да инде. Дивидендка, бөртектән тыш, ак он, башка төр продукция алу мөмкинлеге дә биреләчәк.

Тормыш дәвам итә
21 декабрьдә дөнья бетә, дигән хорафатларга исе китми райондашларыбызның, бүгенгә күп зур эшләр билгеләнгән.
Бүген район ЗАГС бүлегендә бер пар тантаналы төстә законлы никахын терки, кибетләрдә гөрләп Яңа ел алды сәүдәсе бара. Ә кичен район мәдәният йортында Ләйлә Дәүләтова һәм Фидан Гафаров концерты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка