Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сатучы булса, алучысы табыла

Район үзәгебез Базарлы Матак - борынгы сәүдәгәр авылы, биредә атна саен ярминкәләр гөрләп үткән, тирә-яктан гына түгел, ерак авыллардан төрле товар эзләп халык җыелган, сәүдәгәрләр килгән. Күңелле булган: кешеләр сату-алу белән шөгыльләнгән, аралашкан-сөйләшкән, яңалыклар ишеткән. Кыскасы, һәр ярминкә үзенә күрә бер вакыйга булган. …Хәзер дә үтә ярминкәләр, әмма сирәгрәк һәм...

Авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе исемен тулысынча аклады дияргә була: биредә ит-сөт тә, утын-печән дә, яшелчәләр дә җитәрлек иде. Чуаш Борнаеннан Артур Тяминов үзләре үстергән бәрәңге алып килгән. Йодрык кадәрле эре, чиста, кып-кызыл бәрәңгенең килограммын 9 сумнан сатты ул.
-Алдагы ярминкәдә орлыклык сораганнар иде. Анысын да алып килдек, нишләптер, алучы гына күренми,-дип зарланып алды егет, капчыкларга тутырылган товарын күрсәтеп.
Урта Әлкидән Борһанов Айрат үз басуыннан печән төяп килгән, сыйфатлы, хуш исле печәннең 1 төргәге 1500 сум торса да, аңа хуҗа шунда ук табылды. Урман хуҗалыгы тәкъдим иткән каен утынын да тиз генә алып киттеләр. Алексеевск агрокөллияте филиалы килограммын 7 сумнан арпа алып килгән иде, чип-чиста, бәясе дә кулай бөртекне халык тиз арада чират торып алып бетерде. "Кызыл Шәрык-Агро" филиалыннан китерелгән фураж бодаена да хуҗалар табылды.
Шунысы игътибарга лаек: ярминкәдә үз товарын тәкъдим итүче аерым кешеләр дә бар иде. Әйтик Николай Сергеевич Лычников җиңел машинасына төяп, мунча себеркеләре, мәтрүшкә бәйләмнәре, үзе җыеп тозлаган гөрәҗдә гөмбәсе, тимер скобалар алып килгән.
-Биш банка гөмбәне, 20 пар себеркене, хуш исле үләннәрне яратып алдылар! Скобаларны да кире алып кайтасы булмады, алар бит минем "фирменный", агачны ярмыйлар, озынлыклары да тиешенчә. Күптән ясыйм һәм сатам мин боларны, быелгы җәйдә 3 мең данә ясап саттым,-ди Николай Сергеевич.
-Пенсиягезгә өстәмә булган икән,-дигәнемә:
-Өстәмә генәме соң! Быел әнә машинамны алыштырдым, кулың эш белгәч, иренмәсәң, яшәргә була!-дип гөрләп җавап бирде "сәүдәгәр" бабай.
Базарлы Матактан Абрамов Михаил чәчәк, юкә, көнбагыш баллары белән сату итте. "Миндә бал һәрчак бар, өйгә килүчеләрне дә буш җибәрмим",-ди ул. Мәрдиева Наҗия симез тавык түшкәләре алып чыккан, шулай ук канәгать:
-Килограммын 150 сумнан унлап түшкә саттым инде,-дип елмая.
Юхмачыдан Валерий Салеев та умартачы икән, аның балын да теләп алдылар. Шуның өстенә алтын куллы бу ир-ат агачтан төрле урындык-киштәләрне, кухня кирәк-яракларын да бик матур итеп ясый икән.
-Минем үз клиентларым бар, товарны кая илтим дип аптырамыйм, өйдән килеп алалар,-ди Валерий. Район ярминкәләре менә шундый уңган, булдыклы кешеләр өчен үзләре үстергән, җитештергән, ясаган товарларны сату өчен бигрәк тә кулай урын бит.
Көзге ярминкә шау-гөр килеп үтте. Район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куеп күңел күтәрделәр. Саф һавага тәмле шашлык исләре таралды. Көне дә матур булгач, җаның теләгән товары да өелеп торгач, очрашып сөйләшерлек дус-ишләре дә булгач, ярминкәне оештыручыларга рәхмәт кенә әйтәсе кала.


4 октябрьдә Юхмачыда да ярминкә үткәрелде. Биредә башлыча ашлык, печән, салам сату оештырылды.
Бу яктагы авылларда яшәүчеләр мондый сәүдә оештыруны көтеп алганнар. Иртәдән үк кем нинди транспортта - автомобиль, трактор, мотоцикл, ат белән үзләренә кирәкле әйберләрне, бигрәк тә ашлыкны сатып алып китә дә башладылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Фәрит Вәгыйзов сатуга кемнәрнең күпме ашлык, печән, салам алып килүен барлаган. "Кызыл Шәрык-Агро" - 6 тонна бодай, 10 тюк салам, "Яшь көч" - 4 тонна солы, "Түбән Кәчи" ҖЧҖ - 3 тонна, "Хузангай" АХҖК 7 тонна бодай, 8,5 тонна көрпә алып чыкканнар. Бодай килограммы 8 сумнан, көрпә, солы 4 әр сумнан сатылды.
"Минсабиров" крестьян-фермер хуҗалыгы 3,5 тонна бодай, шулай ук печән белән сату итте. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Мансур Минсабиров белән шунда сөйләшеп тә алдык.
-Мин бу тирәдәге авыллар халкына заявкалар буенча күп бөртек саттым инде. Килеп ала алмаучыларның өйләренә төяп илтәм. Бу минем былтыргы бодай. Быел бик аз булды уңыш. Менә бүген дә бер машина бөртекне сатып бетердек, хәзер тагын төяп киләләр,-ди Мансур абый, бушап калган "КамАЗ"ына ымлап.
Әнә печән белән саламга да ия табылды, тюклар төягән "КамАЗ"лар юлга кузгалды. Кыскасы, халык бу көнне бөртекне дә, бүтән терлек азыгын да бик теләп сатып алды. Киләчәктә дә район үзәгендә ярминкә үткәргәндә Юхмачы кусты турында онытмасыннар иде, дигән теләкләрен дә җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка