Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Казанлылар Әлки нигъмәтләрен ярата

27 октябрьдә Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә районыбыздан 24 автомашина товар төяп барды.

Безнекеләр гадәттәгечә башкаланың Идел буе районы базарында сату иттеләр. Бәрәңге, яшелчәләр, сөт ризыклары, сыер, сарык, дуңгыз ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, йомырка һәм башка күп төрле авыл нигъмәтләрен казанлылар бу юлы да бик теләп сатып алдылар. 1 миллион 400 мең сумлык товар 4 сәгать эчендә сатылып бетте. Халык соравы буенча "Кызыл Шәрык-Агро" ашлык һәм фуражны Дербышки поселогына барып сатты.

Парламент дәресләре
Узган атнада район мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелде.
Класс сәгатьләрендә, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә укучылар Татарстан Конституциясе, анда бәян ителгән кеше хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Парламент дәресләрендә муниципаль район советы депутатлары да катнашты. Н.Дәүли исемендәге гимназиягә балалар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин килде. Депутатлар законнар чыгару органнарының эше хакында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар арасында шулай ук "Мин һәм минем хокукларым" дигән темага рәсем бәйгесе оештырылды.

Эшмәкәрләрнең хәйрия гамәлләре
Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева Корбан гаете көнне мәчет картлары өчен бәйрәм мәҗлесе үткәрде.
Базарлы Матакның Актай, Шәүкәт, Мидхәт мәчетләренә йөрүче өлкәннәр гает намазыннан соң автобусларда "Йолдызлык" кафесына килделәр. Аларны кафе хезмәткәрләре хөрмәтләп каршы алдылар, мул табын артына чакырдылар. Бәйрәм табынында Коръән сүрәләре, догалар укылды, вәгазъләр сөйләнде. Мәчет картлары мәҗлесне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, саулык, эшләренең уң булуын теләп дога кылды. Гөлсинә ханым Дәүлиеваның өлкәннәр өчен мондый бәйрәмнәрне беренче генә үткәрүе түгел инде. Узган ураза гаетендә эшмәкәр Радик Гатауллин да мәчет картлары өчен шундый чәй мәҗлесе оештырган иде. Депутатыбыз, якташыбыз Фоат Вәлиевнең дә мондый хәйрия гамәлләре әлкилеләргә яхшы мәгълүм. Әлеге игелекле эш-гамәлләр бүтәннәр өчен дә үрнәк булсын иде. Юмарт кешенең малы ишәя, диләр бит.

Әвгатъ Локманов - "Балкыш" лауреаты
Базарлы Матакта яшәүче Әвгатъ Локманов "Балкыш" республика фестивале лауреаты булды.
Өлкәннәр, ветераннар арасында үткәрелгән "Балкыш" үзешчән сәнгать фестиваленең район, зона турларында җырлап, Әвгатъ Гайса улы бәйгенең финалына узган иде. Казанда гала-концертта ул районыбыздан бердәнбер вәкил буларак чыгыш ясады. Аккомпаниаторы Әнвәр Кәтиевнең баян моңына кушылып ул башкарган "Авыл көе" көчле алкышларга күмелде. Әвгатъ Гайсин диплом һәм 5 мең сум премия белән бүләкләнде. Көчле, моңлы тавыш иясе Әвгать Гайса улын әлкилеләр инде күп еллардан бирле талантлы үзешчән җырчы буларак беләләр, аның һәр чыгышын яратып кабул итәләр. Лаеклы ялга чыккач та ул сәхнәне ташламады. "Үзешчән сәнгатьтә катнашу, кешеләр белән аралашу миңа яшәү дәрте, көч, энергия бирә. Җырларга бик яратам, шуннан ләззәт, канәгатьләнү алам",-ди Ә.Локманов.

Призлар уйнатуда һәр әбүнәче катнашачак
Подписка башланганнан бирле әлкилеләр 11021 данә газета-журналга язылдылар.
Шул исәптән 5039 әбүнәче район газетасына подписка рәсмиләштергән.
Соңгы вакытта матбугат басмаларына язылу шактый активлашты. Әйтик, узган атнада 2 мең данәгә якын газета-журналга язылганнар. Үткән атнада "Әлки хәбәрләре" нә 3 меңенче, 4 меңенче булып язылган әбүнәчеләребезне бүләкләгән идек. Менә 5 меңенче әбүнәчебез дә мәгълүм булды. Ул - Карга авылыннан Рәис Хисаметдинов. Аны бүләген алу өчен редакциядә көтеп калабыз.
Исегезгә төшерәбез: киләсе елның беренче яртысы өчен "Әлки хәбәрләре"нә язылган барлык әбүнәчеләребез арасында призлар уйнатылачак. Бары тик кешенең газетага тулы алты айга язылган булуы шарт. Әле язылып өлгермәгән булсагыз, почта бүлекчәләренә ашыгыгыз.

Малайлар гына
Үткән атнада район үзәк хастаханәсендә өч малай дөньяга килде.
Базарлы Матакта яшәүче Вера Родионова дүртенче баласын тапты.

Чемпионат финалы бездә үтә
23-25 ноябрьдә Базарлы Матакта республика авыл хуҗалыгы районнарының ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ТР чемпионатының финал уеннары узачак.
Ике зона ярышлары йомгаклары буенча финалда Биектау, Кама Тамагы, Саба, Әлмәт, Алексеевск, Чирмешән районнары командалары катнаша. Әлки районы җыелма командасы да хуҗа хокукларында финалга кертелә.

Көзге ярминкәләр
2 ноябрьдә Базарлы Матакта бәйрәмнәр алды ярминкәсе була. Ярминкәләрдә ашлык, терлек азыгы, яшелчәләр, ит, сөт ризыклары, каз түшкәләре һәм тере казлар тәкъдим ителәчәк. 1 ноябрьдә Юхмачыда үтә торган базарда бөртек, терлек азыгы белән сату итү оештырыла.

Корбан бәйрәме күчтәнәчләре
"Каенкай" балалар приютына бәйрәм күчтәнәчләре китерүчеләр күп булды.
Базарлы Матактан Галәветдинов Салават белән Мифтахова Лилия җиләк-җимеш, тәм-том алып килгәннәр сабыйларга. Алар балаларга Корбан бәйрәменең асылы турында да сөйләделәр. Гыйззәтуллин Рәшит, Яруллина Зөһрә, Сафин Радик, Каргадан Зиннәтуллин Кадыйр, Бибай Чаллысыннан Галиуллин Марсель, Карамалыдан Мортазина Венера һәм башка райондашлар сабыйларга Корбан итен авыз иттерделәр. Шул рәвешле бу көннәр балалар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде, дип хәбәр иттеләр приют тәрбиячеләре.

Удмурт илендә ярыштылар
Каратэ-кекусинкай белән шөгыльләнүче 10-13 яшьлек укучылардан төзелгән район командасы Ижевск шәһәрендә үткәрелгән Удмуртия республикасы беренчелегендә катнашты. Нәтиҗәләр сөендерерлек: Зиньков Андрей - беренче, Яганев Яков - икенче һәм Филиппова Валерия өченче урынны яуладылар.

Эшмәкәрләр игътибарына
Хәзерге вакытта Татарстанда эшмәкәрләргә финанс арендасы (лизинг) килешүе буенча түләүләрнең бер өлешен субсидияләүгә кагылышлы "Лизинг-Грант" программасы тормышка ашырыла. Программаның өченче этабында катнашу өчен гаризалар 7 ноябрьгә чаклы кабул ителә.
Программада җиңүчеләрнең проектларын финанслау максатларында "Татарстан Республикасы кече бизнесының лизинг компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан "МСП Банк" ААҖ дә 100 млн. сумлык кредит линиясе (шартлары отышлы) ачылды (шул исәптән эшен әле генә башлап җибтүче эшмәкәрләр өчен).
Шулай итеп, эшмәкәрләргә әлеге программада катнашып, эшләрен үстереп җибәрү мөмкинлеге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка