Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Башкалада – ярминкәләр

Башкалабыз Казанда традицион көзге ярминкәләр башланып китте. Киләсе шимбәдә, ягъни 28 сентябрьдә, шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен безнең район фермерлары, шәхси хуҗалыклар, мәктәпләр, авыл җирлекләре сатачак. Ел ахырына кадәр дәвам итәчәк ярминкәләрнең бишесендә катнашырга тиешбез. Сәүдә мәйданы итеп башкаланың Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданчык билгеләнгән. Каз-үрдәк, чебеш-тавык, күпләп яшелчә...

Өлкәннәр бәйрәменә багышлап
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 5 октябрьдә Базарлы Матакта көзге ярминкә үткәреләчәк. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәчәк. Ярминкәдә терлек азыгы, кош-корт өчен бөртек, яшелчә, бәрәңге, ит, сөт ризыклары сатып алырга мөмкин булачак.
Шундый ук ярминкә бер көн алдан, 4 октябрьдә Юхмачыда үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка