25 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Төгәл мәгълүмат – ышанычлы корал ул
Республикада "Наркотикларсыз тормыш" дигән девиз астында наркотикларга каршы айлык үткәрелә. Ул 18 октябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Шушы уңайдан районда "кайнар" телефон линияләре эшли башлады.
-
Йөгерү – сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге
Бөтенроссия йөгерү көне быел да районыбызда зур активлык белән узды. 21 сентябрьдә булган кросста авыл җирлекләре яшьләре, гомумбелем мәктәпләре укучылары командалары һәм танылган марафончылар - Казаннан һәм Россиянең бүтән төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты. Бу кросс шулай ук марафончы, арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышланды.
-
Хөкүмәт җитәкчесеннән Рәхмәт хаты
Муниципаль район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина Әлки районы җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Башкалада – ярминкәләр
Башкалабыз Казанда традицион көзге ярминкәләр башланып китте. Киләсе шимбәдә, ягъни 28 сентябрьдә, шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен безнең район фермерлары, шәхси хуҗалыклар, мәктәпләр, авыл җирлекләре сатачак. Ел ахырына кадәр дәвам итәчәк ярминкәләрнең бишесендә катнашырга тиешбез. Сәүдә мәйданы итеп башкаланың Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданчык билгеләнгән. Каз-үрдәк, чебеш-тавык, күпләп яшелчә...