Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төгәл мәгълүмат – ышанычлы корал ул

Республикада "Наркотикларсыз тормыш" дигән девиз астында наркотикларга каршы айлык үткәрелә. Ул 18 октябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Шушы уңайдан районда "кайнар" телефон линияләре эшли башлады.

Наркотикларның законсыз әйләнеше, ягъни аларны тарату яисә куллану белән бәйле күренешләргә тап булганда район прокуратурасына 2-07-38 номеры, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендәге кизү частенә 2-01-02 номеры белән шылтыратып хәбәр итәргә була. Әти-әниләр, үсмерләр әлеге тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсенә 2-16-78 телефоны аша бирә һәм киңәш сорый алалар. Район хакимиятендә эшләүче "кайнар" линиянең номеры 2-17-56, район газетасы редакциясендә укучыларыбызның наркотиклар куллануга, сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен 2-00-54 телефонында тыңлыйбыз, кабул итәбез.
Наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы һәр мәгълүмат мөһим, аларны туплауга һәркемнең файдалы өлеш кертү мөмкинлеге бар. Чөнки бу бәла беребезне дә аямый, ул көтмәгәндә тормышны, кеше язмышын җимереп ыргытырга мөмкин. Шуңа күрә наркотиклаштыруга бергәләп каршы торырга, битараф булмаска кирәк. "Кайнар" телефон линияләре шушы максаттан булдырылды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев