Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөгерү – сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге

Бөтенроссия йөгерү көне быел да районыбызда зур активлык белән узды. 21 сентябрьдә булган кросста авыл җирлекләре яшьләре, гомумбелем мәктәпләре укучылары командалары һәм танылган марафончылар - Казаннан һәм Россиянең бүтән төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты. Бу кросс шулай ук марафончы, арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышланды.

Йөгерү бәйгесендә катнашучылар шимбә иртәсендә район үзәгендә Мәңгелек ут янында җыелдылар. Йөгерешчеләр командаларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде. Ул һәркемгә уңышлы старт, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләде.
-Спортның йөгерү төре бүген мәктәп укучылары, яшьләр, шулай ук өлкәннәр арасында да популярлаша бара. Бөтенроссия йөгерү көнендә районыбызда мондый кросслар үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бүген без спортның әлеге төрен чын-чынлап яраткан һәм районыбызда йөгерү бәйгеләренең беренче оештыручысы булган Марсель Хәлиуллинны җылы сүзләр белән искә алабыз,-диде Мария Андреевна. Аннан ул Марсельнең тол хатыны Татьяна Ильиничнага истәлекле бүләк тапшырды. Татьяна Хәлиуллина Марсельны онытмаган, ел саен аның истәлегенә йөгерү бәйгесе оештырган өчен район җитәкчелегенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә рәхмәт белдерде, яшьләрнең бу төр спортны үз итүенә шатлануын әйтте.
Менә дулкынландыргыч минутлар җитте. "Татарстан кроссы-2013" бәйгесендә катнашучы барлык йөгерешчеләр Мәңгелек ут яныннан берьюлы старт алды. Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре 3 километр дистанциягә йөгерсәләр, ветеран-марафончылар 10 километр араны буйсындырырга тиешләр иде.
Мәктәп балалары арасында Хузангайдан Дмитрий Советников, Юхмачыдан Антон Краснов һәм Югары Колчуринодан Антон Николаев иң җитезләр булып чыктылар, алар беренче өч урынны яулады. Укучы кызлар арасында исә Иске Тахтала мәктәбеннән Наталья Яковлева һәм Екатерина Власова беренче-икенче урыннарны алды. Чуаш Борнаеннан Валерия Дулатова өченче булды.
Авыл җирлекләре командаларының 35 яшькә кадәр йөгерешчеләре арасында Иске Хурададан Александр Калеев, гимназиядән Руслан Советников, Иске Тахталадан Виталий Абасев, Базарлы Матактан Анна Чуманова һәм Лилия Гатауллина призлы урыннарга лаек булдылар. Ә 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында гимназиядән Олег Астафьев, Хлебодаровкадан Әхмәт Сафиуллин, район мәгълүмати-методик үзәгеннән Ләлә Зарипова, Алпардан Люзия Гарифуллина, Сәвия Галиуллина, район эчке эшләр бүлегеннән Данис Сәгыйров иң җитезләр булуларын расладылар.
Җиңүчеләрнең һәркайсына Мактау грамоталары, медальләр, истәлекле призлар тапшырылды.
Кросста районыбыз кунаклары - марафончылар катнашу бәйгегә аеруча җанлылык өстәде, аның әһәмиятен күтәреп җибәрде. Татарстанда, Россиянең бүтән төбәкләрендә марафон йөгерешләрендә катнашып призлы урыннар яулаган спортчылар - "Земля-землица" республика газетасы редакторы Владимир Белосков, Чуаш Шәпкәсендә туып-үскән якташыбыз Сергей Ишмулкин, спорт мастеры Михаил Сумягин, Дамир Шәймәрданов һәм башкалар районыбыз яшьләренә чын йөгерү осталыгын күрсәттеләр. Районыбызда үткәрелүче кроссларда алар елның елында катнашып киләләр. Сергей Ишмулкин бу юлы да үзе белән Казаннан спортчы дусларын - Михаил һәм Алина Сумочкиннарны, Полина Соколованы, Сергей Кирилловны алып килгән иде. 10 чакрым дистанцияне алар бик кыска вакыт эчендә йөгереп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев