Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Казан урамына – якташыбыз исеме

Казан шәһәр думасының "Казан шәһәре урамнарына исем бирү турында"гы карары белән Идел буе районындагы Кояшлы торак массивының бер урамына якташыбыз, күренекле татар язучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин исеме бирелде.

Шулай итеп, Кояшлы микрорайонының иң матур урамнарының берсе Нәби Дәүли урамы дип атала башлады.

Гаилә капиталы арта
2012 елда икенче (өченче һәм аннан соңгы) бала тугач гаиләгә бирелә торган дәүләт ярдәме 387640 сум 30 тиен тәшкил итә иде.
Яңа елдан ана капиталы 5,5 процентка артып, 408960 сум 50 тиенгә җитәчәк.

Комсомол урамында яңа суүткәргечләр
Яңа Чаллы авылының Комсомол урамында суүткәргеч линия яңартыла: инде 200 метр озынлыкта суүткәргечләр алыштырылган, бер су колонкасы, бер янгынга каршы гидрант урнаштыру каралган.
Суүткәргечләрне алмаштыру алга таба дәвам иттереләчәк, чөнки аларның гомуми озынлыгы 1500 метр булачак бит.

Бәйрәм алды ярминкәсе
2 ноябрьдә Базарлы Матакта шаулап-гөрләп бәйрәм алды ярминкәсе узды.
Һәрвакыттагыча, авыл җирлекләре, мәктәпләр, шәхси хуҗалыклар алып килгән сөт-каймак, эремчекне халык бик тиз алып бетерде. Ярминкәдә яшелчәләр, ит, җиләк-җимеш тә җитәрлек иде. Хуҗалыклар исә арпа, бодай, бәрәңге белән сату иттеләр. Ярминкәдә бозаулар, тере казлар да, әзер каз, үрдәк, тавык түшкәләре дә сатылды, салам, печән дә бар иде.

Хакимияттәгеләр дә спорт белән дус
1 ноябрьдә Чистай шәһәрендә муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында спартакиада үткәрелде.
Анда җиде район командасы, шул исәптән безнекеләр дә катнашты. Спартакиада спортның сигез төре буенча үтте - хакимият хезмәткәрләре волейбол, мини-футбол, шашка, шахмат, герь күтәрү, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетикада көч сынаштылар. Безнең команда аларның барысында да актив катнашты һәм волейбол буенча беренче, мини-футболда икенче, җиңел атлетика һәм шашка буенча өченче урыннарны яулап, командалар арасында бишенче урынга чыкты.

Ашыгу һәлакәткә китергән
Узган атнада район юлларында 6 юл-транспорт вакыйгасы булды.
30 октябрьдә Әхмәт авылы тирәсендә "ВАЗ-2114" автомобиле һәлакәткә юлыга. Авария машина йөртүченең хәвефсез тизлек режимын үтәмәве аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә автомобильнең пассажиры авыр тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка