Районыбызда яшәүче хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле әби-бабайлар!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә ихлас котлауларымны җиткерәм!
Районыбызның өлкән буыны – үз гомерләрен туган ягыбыз үсеш алсын өчен фидакарь хезмәт иткән, намуслы һәм тырыш кешеләр. Бүген дә күпләре, пенсия яшендә булсалар да, төрле тармакларда эшләүләрен дәвам итәләр. Аларның һәркайсына төбәгебез уңышларына керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Гомер көзенә атлауларына карамастан, әби-бабайларыбыз актив тормыш рәвеше алып бара, үзләренең яраткан шөгыльләре белән яши. Алар җыр-бию түгәрәкләренә йөриләр, өлкәннәр өчен оештырылган ярышларда катнашып, җиңүләр дә яулыйлар. Аларның тормыш энергиясе, ихтыяр көче – безнең өчен чын үрнәк.
Безнең изге бурычыбыз – өлкән буынга карата игътибарлы, кайгыртучан булу. Бәйрәм ункөнлеге кысаларында районыбызда төрле чаралар үткәреләчәк. Иң мөһиме – оешма-учреждение җитәкчеләренең үзләренең элеккеге хезмәткәрләрен котлавы, аларны онытмавы. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булу, рәхмәт әйтү, алар белән аралашу, килеп туган борчуларны хәл итәргә тырышу – безнең төп максатыбыз.
Бәйрәм белән котлап, өлкәннәребезгә якыннарының җылысын, яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәүләрен телим. Урыныгыз – түрдә, табыныгыз – мул, җаныгыз тыныч булсын!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Нет комментариев