Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкилеләрне көтеп алганнар

Казанның Идел буе районы базарында узган шимбәдә әлкилеләр чираттагы көзге ярминкәне үткәрүдә катнаштылар.

Казанлылар безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне көтеп алган. Кала халкына 1 миллион 900 мең сумлык товар тәкъдим ителде. Көн дәвамында шуның 1 миллион 480 мең сумлыгы сатылды. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгының бәрәңгесен, Андрей Казанковның (Борискино) мөгезле эре терлек итен, "КШ-Агро"ның киң ассортименттагы азык-төлек һәм ашлыгын бик ошатып алдылар. Иске Камка, Алпар, Ташбилге, Иске Салман авыл җирлекләре ярминкәдә гадәттәгечә зур әзерлек белән катнаштылар.

Салман күперле булды
Салман авылы уртасындагы елга аша җәяүлеләргә күпер төзелде.
Авылны ике өлешкә аерып торучы Салман елгасы аша күпер салуны сорап халык ел башында район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга мөрәҗәгать итә. Һәм менә авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты. Шәхси эшмәкәр Радик Гатауллин елга аша тимердән нык итеп күперне төзеп бирә. Хәзер авыл халкы рәхәтләнеп шул күпердән йөри. Мәктәп укучылары өчен дә бу бик уңай.

Өлкәннәргә "игелекле" телефоннар тапшырылды
"Кайгырту" социаль яклау үзәгендә ялгыз яшәүче әби-бабайларга махсус телефоннар тараттылар.
Әлеге телефоннарда махсус кнопка бар, ул ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән тоташа һәм кирәк булганда табиб, социаль хезмәткәр чакыру, психолохик ярдәм алу, көнкүреш проблемаларының кайберләрен хәл итү мөмкинлеге бирә. Телефоннар оешма-учреждениеләрнең хәйрия ярдәме белән сатып алынды. Мондый телефонга районның ялгыз яшәүче 35 кешесе мохтаҗ, әлегә элемтә чарасы 23 әби-бабайга бирелде. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре калган 12 кешенең дә тиздән игелекле телефонга ия булачакларына ышандыралар.

Өчкә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз һәм бер малай дөньяга килде.

Хроника
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге начальнигы итеп Сергей Ерыганов билгеләнде.
Сергей Петрович 1963 елда Үзбәкстан Республикасы Бохара шәһәрендә туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Моңа кадәр Азнакай эчке эшләр бүлегендә полиция начальнигы булып эшләгән. Өйләнгән, гаиләдә 3 бала үстерәләр.

Ике «Тойота» бәрелешкән
12 октябрьдә Түбән Әлки авылы янында булган юл-транспорт һәлакәте кеше үлеме белән төгәлләнде.
"Тойота-Прогресс" автомобилен йөртүче хатын-кыз, зур тизлектә хәрәкәт итеп, үзеннән алдарак булган "Тойота-Королла"ны куып тота. Машиналар бәрелешәләр. Нәтиҗәдә "Тойота-Королла,дагы пассажир хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәдә вафат була.

Битараф булмыйк!
Илебезнең киләчәк язмышына битараф түгелсез икән, һәм сезгә наркотикларның законсыз әйләнеше (саклау, сату, наркотик матдәләр ясау, наркотиклар куллану өчен притоннар тоту) белән бәйле җинаятьләр турында нәрсәдер билгеле булса, (8-84342)-5-27-31 телефоны буенча шылтыратып хәбәр итсәгез иде. Телефон тәүлек әйләнәсе эшли. Анонимлык гарантияләнә.
Сез хәбәр иткән мәгълүмат күп кешеләрнең, ә бәлки сезнең якыннарыгызның да сәламәтлеген һәм тормышын сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка