Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Корбан гаетен бәйрәм иттек

Кичә мөселманнар Корбан бәйрәмен зурлап бәйрәм иттеләр.

Районыбызның барлык мәчетләрендә гает намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде. Гает намазларында район җитәкчеләре дә катнашты, алар мөселманнарны олуг бәйрәм белән котладылар.
Гает намазыннан соң корбаннар чалынды. Әйтергә кирәк, быел корбан чалучылар аеруча күп булды. Корбан ите ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә, мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Байтак йортларда корбан ашлары уздырылды. Мондый мәҗлесләр ай буе дәвам итәчәк.

Бюджет үтәлеше каралды
Үткән чәршәмбедә район башкарма комитетының чираттагы унҗиденче утырышы булды.
Анда беренче мәсьәлә итеп районның консолидацияләнгән бюджетының 9 айда үтәлеше мәсьәләсе каралды. Аннары утырышта катнашучылар районда алкогольле продукция реализацияләү һәм бу өлкәдә бозуларга каршы чаралар турында сөйләштеләр.

Җәяүлеләр юллары салына
Базарлы Матакның автомобиль юллары киселешеннән «Алинә» спорт залына чаклы җәяүлеләр өчен асфальт юл салынды.
Соңгы елларда район үзәгендә җәяүлеләр юллары шактый төзелде. Тротуарлар бигрәк тә автомобиль трассасы узган урамнарда кирәк иде. Инде менә Базарлы Матак читенә урнашкан «Алинә» универсаль спорт залына да рәхәтләнеп җәяүлеләр юлыннан барырга мөмкин. 360 метр озынлыгындагы әлеге тротуарны Алексеевск юл төзү оешмасының Әлки филиалы егетләре төзеде.

Көзге ярминкәләр
Бүген район үзәгендә көзге ярминкә үткәрелә.
2 ноябрьдә исә Базарлы Матакта бәйрәмнәр алды ярминкәсе булачак. Ярминкәләрдә ашлык, терлек азыгы, яшелчәләр, ит, сөт ризыклары, каз түшкәләре һәм тере казлар тәкъдим ителәчәк. 1 ноябрьдә Юхмачыда үтә торган базарда бөртек, терлек азыгы белән сату итү оештырыла.

Караклар тик ятмый
Узган атнада районда 4 җинаять очрагы теркәлгән.
Аларның икесе караклык фактлары буенча. Район эчке эшләр бүлегенә шәхси хуҗалыклардан электр генераторы урлану һәм электр инструментлары югалу хакында гаризалар кергән. Әлеге ике факт буенча да полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка