Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Модульле ФАПлар инде әзер

Түбән Әлки, Югары Матак, Түбән Колчурино авылларында модульле ФАПлар төзелеп бетеп, аларга электр, су, газ үткәрелде.

Әлеге объектларның әйләнә-тирәләре инде иртә көздән үк төзекләндерелгән, матур итеп тотып алынган иде. Хәзер модульле яңа ФАПларны җиһазландыру эшләре бара. Тиздән әлеге өч авыл халкына бөтен уңайлыклары булган заманча фельдшер-акушерлык пунктларында медицина хезмәте күрсәтелә башлаячак. Быел районга планнан тыш тагын модульле ике ФАП кайтару буенча эш алып барыла. Киләсе елда исә Иске Чаллы авылында модульле ФАП сафка бастырылачак.

Безнең иткә-сөткә сорау зур
Әлкилеләр Казанда ярминкәләр үткәрүне дәвам итә.
Үткән шимбәдә районыбыздан тагын 27 автомашина башкалага авыл хуҗалыгы товарлары төяп барды. Казанның Идел буе районы базарында безнекеләрне инде көтеп алалар. Бу юлы да Әлкидән килгән ит-сөтне, бәрәңге һәм яшелчәләрне тиз арада сатып алып бетерделәр диярлек. Ярминкәдә барысы 1 миллион 400 мең сумлык товар сатылды.

Әлкилеләрдән - 170 мең сум
Быел район халкы "Яңарыш-Возрождение" фондына 170 мең сумга якын акча күчерде.
Бу игелекле эштә 519 әлкиле катнашты. Республикабызның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен торгызуга хезмәт итүче әлеге фондка райондашларыбыз аңа нигез салынган 20… елдан бирле үз өлешләрен кертәләр. Бу хәйрия гамәлендә катнашырга теләге булганнар өчен фонд реквизитларын кабатлап бирәбез.

Бер генә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Бюджет проекты - район сайтында
Районның рәсми сайтында (alkeevskiy.tatarstan.ru) Әлки муниципаль районының 2013 елга һәм 20014-2015 елларның планлаштырылган чорына бюджеты проекты урнаштырылган.
Әлеге проект белән теләгән һәркем таныша ала. Белешмәләр өчен тел.: 21-7-57.

Чемпионат финалы бездә үтә
23-25 ноябрьдә Базарлы Матакта республика авыл хуҗалыгы районнарының ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ТР чемпионатының финал уеннары узачак.
Ике зона ярышлары йомгаклары буенча финалда Биектау, Кама Тамагы, Саба, Әлмәт, Алексеевск, Чирмешән районнары командалары катнаша. Әлки районы җыелма командасы да хуҗа хокукларында финалга кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка