Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Хәләл-кафе пешекчеләре чит ил журналистларына татлы әзерләргә өйрәтте

Чит илләрдә популяр хәләл-кафе пешекчеләре мастер-класс үткәрде.

Чит илләрдә популяр “Азу” хәләл-кафе пешекчеләре Венера Едзгверидзе һәм Алия Фәссахова ашамлыкны әзерләп карарга теләк белдергән кызлар белән бергә татлы, ягъни каклы һәм кипкән җиләк-җимешле татар милли витаминлы десерт әзерләү мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класс бүген IT-паркта үтте.

“Татлы дигән десерт термик эшкәртү таләп итми, шул сәбәпле бүгенге мастер-класста без нәкъ менә шушы ризыкны әзерләп күрсәттек. Безгә монда плитәләр белән эшләү бик кыен булыр иде. Татлы – IT-паркта әзерләп күрсәтеп була торган иң оптималь ашамлык”, - диде “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе.

Пешекче сүзләренчә, “Азу” кафесы бар тикшерүләрне дә бик уңышлы үткән. “Казанда безнең 3 кафебыз бар, тиздән дүртенчесе ачылачак. Безнең кафе беренчеләрдән булып тикшерү комитетыннан бездә хәләл ризык һәм табигый продукт булу сәбәпле, әзерләргә һәм пешерергә рөхсәт алды. Тикшерү бик дәвамлы һәм таяныч булуга карамастан, без аны үттек”, - диде пешекче.

“Азу” кафесының шеф-пешекчесе сүзләренчә, әлеге хәләл-кафе чит ил кунаклары арасында бик популяр. “Германиядән, Кытайдан, Англиядән килгән кунаклар безнең ашамлыкларны мактап туялмыйлар. Һәм бу күренеш футбол буенча дөнья чемпионаты вакытына гына кагылмый. Безнең кафе чит илләрдә бик популяр. Чит ил кунаклары безгә үзләрендә дә нәкъ менә татар кухнясы булган кафебызны ачарга тәкъдим иттеләр”, - диде шеф-пешекче.

Венера Едзгверидзе сүзләренчә, гурманнар арасында иң популяр ризык ул, берсүзсез, чәкчәк. “Татар чәкчәген бар җирдә дә беләләр”, - ди ул.

“Татлы – бик арзан ашамлык. Өйдә әзерләсәң дә, безнең кафеда сатып алсаң да, барыбер кыйммәт түгел. Безнең татлыга еш кына өйгә алып китү максатыннан заказ бирәләр. Өйгә китерү бездә юк, заказ бирүче үз ашамлыгын үзе алып китә. Мин бүгенге мастер-класста татлы әзерләү идеясен үзем тәкъдим иттем, чөнки татлы тәмле, баллы һәм бик күп көч куюны тәлап итмәгән ашамлык”, - дип тәмамлады “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Динә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев