Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнехановны «Астанага 20 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр

ТР Президентына медальне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов «Астанага 20 ел» юбилей медаленә лаек булды. Татарстан Президентына әлеге бүләкне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда.

Бакытжан Сагинтаев Рөстәм Миңнехановка медальне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев йөкләмәсе буенча тапшырган.

ТР Президенты Казахстан Хөкүмәте башлыгына әлеге югары бүләк һәм үзенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Астананың чәчәк атуын теләп калды һәм киләчәктә Россия-Казахстан хезмәттәшлеген ныгыту юнәлешендә эшләячәген ышандырды.

«Астанага 20 ел» юбилей медале Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев указы белән булдырылган. Ул башкаланы Алматыдан Астанага күчерүгә 20 ел тулуга багышланган. Быелның 17 апрелендә гамәлгә куелган.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев