«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара
«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.
«СалаваTik»лар Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис сүзләренә язылган «Лап-лап» җырын башкарды.
Ренат Харис – төрле темаларга иҗат итүче әдип. Ул үз иҗатында кече яшьтәге балаларны да онытмый. Авылда туып үскән шагыйрь буларак, авыл дөньясының матурлыгы, табигате аңа яхшы таныш, табигатькә булган мәхәббәте аның балаларга багышлап язылган әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Әсәрләрнең теле гади, үтемле, җыйнак, аңлаешлы, шуңа күрә алар бик тиз отып алына. Балалар күңеленә тәэсир итү алымы көчле. «Лап-лап» шигыре дә шундыйлардан:
Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.
Авторның балачак хатирәләре аның күңелендә әле дә саклана, аның әсәрләре дә шул хакта сөйли.
Әлеге шигырь юллары нәни укучыларда табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтле, кызганучан караш тәрбияли.
...куян туп уйнаган...
Туп очкан да киткән,
Төшкән ул чокырга,
Аю тупны күргән,
Алып менеп биргән.
«Лап-лап» шигыре җыентык булып басылгач та, композиторлар Фәридә Фәизова, Шамил Тимербулатов көй иҗат иткәннәр. Шул рәвешле балалар музыкасы бик матур җыр белән баетылган.
«СалаваTik»лар да әлеге җырны бик яратып башкара. Араларында иң кечкенә «СалаваTik» Сәидә Гарифуллинага видеога төшерү моментлары бигрәк тә ошаган икән. «Ютубта видеоның чыканнын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алабыз. «Лап-лап» җырын бигрәк тә. Чөнки съемка вакытында без зу-ур гәүдәле аю белән биедек». – дип искә ала Сәидә. Ә аю ролендә – «Әкият» курчак театры актеры, балаларның яраткан дусты Юрий Чуктиев. «СалаваTik»лар проектында аның беренче генә катнашуы түгел. Хәтерләсәгез, «Шүрәле» җырын башкарганда да, Юрий абый Шүрәле ролен башкарган иде, декабрь аенда узган «Татарча чыршы бәйрәмендә» дә ул сабыйлар белән күңел ачты. Бала күңелле Юрий Чуктиевны киләчәктәдә «СалаваTik» видеоларында күрергә насыйп булсын. Ә нәни тамашачыларыбыз исә «Лап-лап» җырының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнеп, бик теләп башкарырлар дип ышанбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.16300
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.16900
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19300
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17200
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.22400
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.16200
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.12200
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.21800
-
13 май 2022 - 07:52Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара 10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.25000
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.21800
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19300
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17200
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.16900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика