Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында чуаш мәдәнияте һәм традицияләре түгәрәге эшли

Авыл клубы мөдире Татьяна Теличко һәм укытучы Наталья Чернова тырышлыгы белән Сихтермә-Хузангайда чуаш мәдәнияты һәм традицияләре түгәрәге эшләп килә. Түгәрәккә йөрүчеләр чуаш халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, җырларын башкаралар, милли ризыклар әзерлиләр. Әле кичә генә түгәрәктә катнашучылар әйлән-бәйлән уеннарын авылдашларына күрсәткәннәр. Түгәрәккә йөрүчеләр сәхнәдә дә еш чыгыш ясыйлар. Моның өчен аларга бик...

Авыл клубы мөдире Татьяна Теличко һәм укытучы Наталья Чернова тырышлыгы белән Сихтермә-Хузангайда чуаш мәдәнияты һәм традицияләре түгәрәге эшләп килә.

Түгәрәккә йөрүчеләр чуаш халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, җырларын башкаралар, милли ризыклар әзерлиләр. Әле кичә генә түгәрәктә катнашучылар әйлән-бәйлән уеннарын авылдашларына күрсәткәннәр.

Түгәрәккә йөрүчеләр сәхнәдә дә еш чыгыш ясыйлар. Моның өчен аларга бик матур киемнәр дә тектергәннәр. Сәхнә костюмнары тектерү өчен киткән чыгымнарның бер өлешен район бюджеты үз өстенә алган, "Хузангай" җәмгыяте дә матди ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев