17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә
yandex.ru Балалар ышаныч телефоны - 8-800-2000-122 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Ышаныч телефонының төп бурычы - балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү. Балалар ышаныч телефонында махсус үкытылган белгечләр - психологлар эшли. Анда һәр кеше,...
Балалар ышаныч телефоны - 8-800-2000-122
17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.
Ышаныч телефонының төп бурычы - балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү. Балалар ышаныч телефонында махсус үкытылган белгечләр - психологлар эшли. Анда һәр кеше, шул исәптән ата-аналар, олылар да шылтырата ала. Исем-фамилияңне, адресыңны, бүтән мәгълүматларыңны атамасаң да була. Ышаныч телефоны аноним һәм бушлай ярдәм күрсәтә. Четерекле хәлгә юлыккансың икән - шылтырат. Балалар ышаныч телефонының номеры - 8-800-2000-122.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев