Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

200 һәм 2000 сумлыклар: тавыш бирү ни өчен гадел булмады?

Узган җомгада, 7 октябрь көнне, "Россия 1" каналын карамыйча калган кеше булмагандыр. Белгәнебезчә, шушы көнне яңа акчалар тышлыгында сурәтләнәчәк шәһәрләрнең исеме билгеле булды. Ни кызганыч, Казан җиңүчеләр рәтенә эләгә алмады...


Моңа кадәр Россия тарихында яңа акчалар тышлыгына сурәтләнәчәк символларны хакимият дәрәҗәсендә хәл итәләр иде. Бу юлы исә, Россия Үзәк банкы башка юл белән барып, халык фикеренә "колак салырга" булган. Бу россиялеләр арасында да шактый ажиотаж тудырды. Һәркем үзенә якын булган шәһәр өчен тавыш бирергә ашыкты.

Безнең тавышлар саналганмы?

Он-лайн тавыш бирү барышында лидер рәтләрендә барып, икенче урынга чыккан Татарстан мәркәзе туры эфирда тавыш бирү нәтиҗәсендә өченче урынга калды. Казанга җиңү өчен бары 6015 тавыш җитмәде. Нәтиҗәдә, Владивосток һәм Севастополь алдынгылыкка чыгып, 200 һәм 2000 сумлыклар тышлыгында сурәтләнү хокукын алды.

Бу нәтиҗәләр татарстанлыларны гына шатландырмады. Бердәмләшеп, бар көчләрне куеп, он-лайн тавыш бирүдә дә, туры эфир дәвамында да шалтыратып, смс юллаган республикалылар бәйгенең гадел булуына ышанмады. Чөнки Казанга тавыш бирү өчен күрсәтелгән номерга шалтырату бик авыр барды, смслар кабул ителү турындагы хәбәрләр дә тавыш бирү тәмамланганнан соң 1,5-2 сәгатьтән генә килде.

Моңа карата үз фикерен Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты да белдерде.

- Татарстан башкаласы Россиянең яңа банкнотлары символы булу өчен лаеклы дәрәҗәдә көрәште. Без бергә булганда көчле булуыбызны яхшы беләбез. Казан өчен актив рәвештә тавыш биргәне өчен республикада яшәүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов.



Татарстан Президенты Владивосток һәм Севастопольне конкурста җиңүләре белән котлады. Ә әлеге процедураны оештырган Россия Үзәк Банкына, алга таба мондый бәйгеләр уздырганда җәмәгатьчелек фикерен истә тотып, конкурсларның үтәкүренмәлелеге турында уйланырга кушты.

IT-белгечләр нәрсә ди?

Түрәләр белән беррәттән, IT-белгечләр дә әлеге бәйгенең шикле булуын ассызыклый.

- Чыннан да, туры эфир дәвамында тавыш бирүдә проблемалар булды. Үземнең җибәргән смсларым барып җитмәде. Хәтта алынган смсның җавабы 30-40 минуттан соң килде. Шулай булгач, бу смсның кабул ителмәве турында уйларга җирлек бар. Моменталь тавыш бирү белән дөрес нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Көндезге сәгать 12дә, он-лайн тавыш бирү тәмамлангач, бөтенләй башка төрле мәгълүмат иде: Казан икенче урында барды. Бу исәпләрне соңгы минутта гына үзгәртеп буламы икән соң? Бер караганда, компьютер - шундый нәрсә: аны ничек программаласаң, ул шулай эшли. Икенче яктан караганда, бу бәйге нәтиҗәләре бик күп сораулар тудыра, - дип белдерде безгә Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Дамир Галиуллин.

Шушы ук институтта бизнес-информатика юнәлешендә белем алучы Фирүзә Корбангалиева - шулай ук туры эфир аша тавыш бирүдә актив катнашкан студент. Аның тавышы кабул ителүе турындагы хәбәр 21.30да гына килгән.

- Минем дусларым арасында челтәргә зур йөкләнеш булу аркасында шалтыратып булмавына зарланучылар күп булды. Минемчә, тавыш биреп караганнарның да барлык тавышлары исәпкә алынмагандыр. Ләкин Казан әлеге конкурста катнашырга, чыннан да, лаек иде. Татарстан мәркәзе - төрле мәдәниятләрнең кушылу урыны бит ләбаса. Хәбәрләрне кабул итү системасын камилләштерергә кирәк иде. Ләкин мондый вәзгыятьне һәрдаим күзәтергә мөмкин. Мисал өчен, "Голос" шоуын гына алыйк. Тамашачылар үзләренең яраткан башкаручылары өчен тавыш биргәндә, челтәргә йөкләнеш туа. Бу әлеге конкурсның гына түгел, гомумән алганда, мондый бәйгеләрнең уртак проблемасы, - ди Фирүзә.

Хәер, моның төгәл сәбәпләрен хәзерге вакытта әйтүе кыен. Ләкин конкурсның техник яктан да җитешсезлекләре булуын ачык итеп күрсәтә.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәре Марсель Гаффаров әйтүенчә, турыдан-туры эфирга килгән тавышларны җыя торган серверлар Мәскәүдә урнашкан. Шуңа да Татарстан министрлыгы алар өчен җавап бирми. "Бәлки, монда серверның күләме кечкенә булуы төп рольне уйнагандыр", - дип ассызыклый Марсель да.

"Бу ˜- Үзәк банкына пиар адым"

Әйтергә кирәк, әлеге бәйге татарстанлылар, аерым алганда, республика яшьләре арасында хуплау тапты. Аларның лидерлары да, активистлары да бу хәрәкәткә актив кушылды. Шундыйларның берсе - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

- Без августта узган татар яшьләре форумы делегатларына, татар оешмаларына бу хәбәрне таратып, Казан өчен тавыш бирергә чакырдык. Турыдан-туры эфирдан барган тавыш бирүне дә карамыйча калмадык. Аңа кадәр Севастополь белән Ерак Көнчыгыш җиңәргә тиеш дигән хәбәр таралган иде. Сәяси яктан Россиянең чикләрен билгели торган шәһәрләр булгач, алар беренчелекне алырга тиеш, дип ишеткән идем. Ләкин мин бәйгенең ачык булуына ахырга кадәр инандым. Ләкин чынбарлыкта бу хәбәрләр рас килде, - дип сөйли Тәбрис Яруллин.

Татар яшьләренең лидерына әлеге конкурс башта чыннан да кызык булып тоелган. Моңа кадәр яңа акчаларда нәрсә төшереләчәге турында халыкка чыгармыйлар иде. Гадәттә, барысын да хәл иткәч, кешеләр нәтиҗәсен генә күрде. "Соңгы вакытта Россия Үзәк банкына карата шикаятьләр күп иде. Сумның долларга карата бәясе төште, валюта курслары бик күп үзгәрде... Үзенең эшчәнлегенә карата уңай мөнәсәбәт булдырыр өчен, бу бәйге - Үзәк банкына үзенә күрә пиар адым булды", - ди ул.

Татарстанда әлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карауны сорау максатыннан, Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага юнәлтелгән петиция дә барлыкка килде. Хәзерге вакытта аңа 2862 кеше кул куйган.



"200 һәм 2000 сумлык банкнотлардагы символлар өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карауны сорыйбыз. Чөнки шактый тавыш, аерым алганда, Казан шәһәре өчен тавышлар исәпкә алынмады... Күп кешеләр смсны бөтенләй җибәрә алмады, чөнки система "хата", дип чыгарды. Әлеге проблема безнең төбәккә генә кагыла, чөнки башка шәһәр-төбәкләрдә элемтә белән кыенлыклар тумаган. Бу исә әлеге тавыш бирүнең нәтиҗәләре шикле булуы турында уйланырга мәҗбүр итә ", - диелә мөрәҗәгатьтә.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/63857-200-%D2%BB%D3%99m-2000-sumlyiklar-tavyish-bir%D2%AF-ni-%D3%A9chen-gadel-bulmadyi?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев