Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркем уяу булсын иде

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сайлауны имин үткәрү өчен барлык әзерлек чараларын күрделәр. Тавыш бирү узасы биналарда хокук саклау хезмәткәрләре кизү торачак. Шул ук вакытта район халкының да хәвефсезлек таләпләрен үтәве, уяу, игътибарлы булуы сорала. Әгәр сез шартлаткычка охшаган шикле әйберләргә тап буласыз икән, бу хакта кичекмәстән 20-1-02 номеры буенча...

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сайлауны имин үткәрү өчен барлык әзерлек чараларын күрделәр.

Тавыш бирү узасы биналарда хокук саклау хезмәткәрләре кизү торачак. Шул ук вакытта район халкының да хәвефсезлек таләпләрен үтәве, уяу, игътибарлы булуы сорала.
Әгәр сез шартлаткычка охшаган шикле әйберләргә тап буласыз икән, бу хакта кичекмәстән 20-1-02 номеры буенча район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Кәрәзле телефоннан полициягә 02 номеры белән шылтыратырга була. МЧСка - 010 һәм 20-1-01яисә 112 номеры буенча, прокуратурага -20-7-39, район хакимиятенә 20-0-26 номерларына шылтырата аласыз.
Шикле предметларга юлыкканда үз белдегең белән нәрсәдер эшләргә ярамый. Аның янәшәсендә радиоидарәле барлык җайланмаларны (кәрәзле телефоннарны, пейджерларны, радиостанцияләрне, компьютерларны һ.б.) сүндереп куярга кирәк. Хәвефле урыннан кешеләрне ким дигәндә 300-500 метрга читкәрәк җибәрү, бу тирәдә транспорт хәрәкәтен туктату зарур.
Чардаклар, подваллар, запас ишекләр һичшиксез бикләнгән булырга тиеш. "Чит" автомобильләрне, теге яки бу оешма янында, стоянкада бик озак туктап торган машиналарны күрсәгез, номерларын язып алыгыз һәм алар хакында 02 телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.
Пропуск режимы гамәлдә булган оешмаларга кешеләрне керткәндә исемнәрен язып алырга, пакетларын һәм бүтән шикле әйберләрен тикшерергә кирәк.
Бөтен җәмәгатьчелек белән алынганда гына террорлык гамәлләрен булдырмаска, иминлекне тәэмин итәргә мөмкин булачак.
Сергей Ерыганов,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев