Аферистлар татарстанлыларның кесә телефоннарына, суд приставлары исеменнән, бурычлар турында смс тараталар. Әлеге хәбәргә сылтама да беркетәләр. Аңа басу белән, вирус телефонга үтеп, андагы 100-200 сумны салдыра.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәте кисәтә: андый хәбәрләр белән сак булыгыз! Сылтамаларга басмагыз! Суд приставлары хезмәте хәбәрләрне сылтамалар белән җибәрми. Барлык мәгълүматлар рәсми сайт та гына күрсәтелә.
Нет комментариев