Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Анино Салман күперле булды

Хлебодаровка белән Анино Салман авылы арасыннан агучы Салманка елгасы аша яңа күпер төзелеп бетте. Ике авылны дүрт километр чамасы озынлыктагы кыр юлы тоташтыра иде. Яз-көз айларында Анино Салман халкы юлсызлыктан интекте. Биредә бит отрядның йөзләгән баш мөгезле эре терлеге дә асрала. Ике авыл арасына яхшы юл салуны исә елга аша...

Хлебодаровка белән Анино Салман авылы арасыннан агучы Салманка елгасы аша яңа күпер төзелеп бетте.
Ике авылны дүрт километр чамасы озынлыктагы кыр юлы тоташтыра иде. Яз-көз айларында Анино Салман халкы юлсызлыктан интекте. Биредә бит отрядның йөзләгән баш мөгезле эре терлеге дә асрала. Ике авыл арасына яхшы юл салуны исә елга аша күпер булмау тоткарлады. Җәйләрен кипсә дә, Салман елгасы язын хәтта ярларыннан таша. Менә ниһаять "Алексеевскмостстрой" җәмгыяте смета бәясе 26 миллион сумга төшкән тимер-бетон күперне төзеп бетерде. Бер уңайдан дүрт чакрымлы юл полотносы да ясалды, аңа вак таш түшәлде. Тора-бара бу юл асфальтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев