Әлки районы: торак йортта янгын ут төртү аркасында чыккан дип фаразлыйлар
Быел районыбызда 16 янгын теркәлгән (узган елда 23 тапкыр ут чыккан булган). Янгында бер кешенең гомере өзелгән, ә матди зыян 613 мең сумнан артык. Янгыннарның соңгысы кичә, 13 ноябрьдә, Базарлы Матак авылында була. Шаһимәрдәнов урамында шәхси йорт эчендә чыккан ут өй җиһазларына зур зыян сала. Бәхеткә, өйнең үзен саклап кала...
Быел районыбызда 16 янгын теркәлгән (узган елда 23 тапкыр ут чыккан булган).
Янгында бер кешенең гомере өзелгән, ә матди зыян 613 мең сумнан артык. Янгыннарның соңгысы кичә, 13 ноябрьдә, Базарлы Матак авылында була. Шаһимәрдәнов урамында шәхси йорт эчендә чыккан ут өй җиһазларына зур зыян сала. Бәхеткә, өйнең үзен саклап кала алганнар. Өйгә яман кешеләр ут салган дигән шик тә бар, әлегә тикшерү алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев