Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авылыбыз һәйкәле янындагы чыршыларны кисеп ташласыннар иде"...(СОРАУ-ҖАВАП)

"Иске Матак авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Ул бик матур, биек, моннан 50 ел элек куелган иде. Тирә ягында чыршылар үсеп утыра. Менә шул агачлар һәйкәл янына килмәслек итә дә инде. Чөнки аларга каргалар оя кора. Бу килбәтсез кошлар көне буе кар-кар кычкырып, тирә-якны пычратып, һәйкәлле...

"Иске Матак авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Ул бик матур, биек, моннан 50 ел элек куелган иде. Тирә ягында чыршылар үсеп утыра. Менә шул агачлар һәйкәл янына килмәслек итә дә инде. Чөнки аларга каргалар оя кора. Бу килбәтсез кошлар көне буе кар-кар кычкырып, тирә-якны пычратып, һәйкәлле мәйданны ямьсезлиләр. Әйтерсең, караңгы урман мыни!
Бу һәйкәл безнең һәлак булган әти-абыйларыбыз хөрмәтенә төзелде бит. Без аларның кайда җирләнүен дә белмибез. Аларга машина да, фатир да бирелмәде. Авылыбыз һәйкәле безнең өчен якыннарыбыз белән бәйле изге урын, ул тирә-яктагы авыллар өчен дә уртак. Шушы чыршыларны гына кисеп ташласыннар иде."
Хатка имза куелмаган булса да, без аңа җавап эзләп Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Георгий Нагорновка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:
- Җиңү бәйрәменә күптән әзерләнәбез. Шул исәптән һәйкәл тирәсен дә әйбәтләп җыештырдык, кирәк җирләрне буяп куйдык. Ямьләнеп, матураеп калды һәйкәл тирәсе. Чыршыларыбыз да бик матур. Әйе, аларга кошлар оя кора инде, әмма бит алар тиздән очып китәчәк. Ә чыршыларны кисүгә килгәндә, моны без генә хәл итә алмыйбыз, чөнки авылдашларның күпчелегенә ошый бит. Аларның да фикерен исәпкә алырга кирәк. Чираттагы җыенда халык белән киңәшләшербез. Әгәр кисәргә, дип карар кылсалар, моны көзгә эшләрбез. Агачны кисеп ташлау ансат, үстерүе авыр да, озак вакыт та сорый. Һәрхәлдә, бәйрәм үтми торып, бу эшне эшли алмыйбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев