Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Басуда бәла чыкмасын

Авыл хуҗалыгында хезмәт урынында имгәнү очраклары урып-җыю чорында аеруча ешая. Соңгы биш елда урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 41 кешенең гомере өзелгән. Быел да инде Мөслим һәм Питрәч районнарында шундый фаҗигаләрдә ике эшче һәлак булган. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге аяныч очраклардан сабак алырга чакыра һәм урак...

Авыл хуҗалыгында хезмәт урынында имгәнү очраклары урып-җыю чорында аеруча ешая.

Соңгы биш елда урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 41 кешенең гомере өзелгән. Быел да инде Мөслим һәм Питрәч районнарында шундый фаҗигаләрдә ике эшче һәлак булган. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге аяныч очраклардан сабак алырга чакыра һәм урак эшләрендә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә.

Урып-җыю техникасында эшләүчеләр медицина тикшерүе үткәч кенә транспорт белән идарә итүгә алынырга тиеш. Бу таләпне үтәмәгән җаваплы хезмәткәрләргә 80-100 мең сум күләмендә штраф салу каралган. Хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелмәсә, 110-130 мең сум штраф яный. Урып-җыю кебек кызу эш чорында кеше сәламәтлеге һәм иминлеге хакында да онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев