Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта үтәсе ярминкәне халык көтеп алган. “Хузангай” китергән бодай һәм көрпәне күз ачып йомганчы алып бетерделәр

Узган шимбәдә район үзәгендә Аналар көне һәм инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә узды. Анда авыл җирлекләре вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, мәктәпләр, эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итте. Ярминкәдә мөгезле эре терлек ите (270-280 сумнан), тавык, каз-үрдәк түшкәләре, бал, төрле кайнатмалар, тозлаган яшелчәләр күп иде. Шулай ук бозау сатучылар да булды. Халык...

Узган шимбәдә район үзәгендә Аналар көне һәм инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә узды. Анда авыл җирлекләре вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, мәктәпләр, эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итте. Ярминкәдә мөгезле эре терлек ите (270-280 сумнан), тавык, каз-үрдәк түшкәләре, бал, төрле кайнатмалар, тозлаган яшелчәләр күп иде. Шулай ук бозау сатучылар да булды.

Халык бик тә бөртеккә аптыраган булган икән. "Хузангай" ҖЧҖ сатуга китергән килосы 10 сумнан бодай һәм 5 сумнан көрпәне бик тиз алып бетерделәр. Күпләргә җитми дә калды. "Кызыл Шәрык-Агро" саткан арпаны да алучылар күп булды.

Халык ихтыяҗын исәпкә алып, хәзер Базарлы Матакта җомга көннәрендә үзәк базар мәйданында бодай, көрпә сату оештырылачак. Шулай ук Юхмачы ягында да бөртек сату күздә тотыла. Халыктан бөртеккә заявка булганда бүтән авылларда да әлеге сәүдәне оештыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев