Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бельгиядә яшәүче Әлки кызы Лилия Вәлиева Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде

Бөтендөнья татар конгрессының 7-9 декабрьдә узган киңәйтелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты. Утырышта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы да узды. Аның эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700 вәкил катнашты. Алар арасында якташыбыз, Чуаш Кичүендә туып-үскән, хәзер Бельгиядә яшәүче...

Бөтендөнья татар конгрессының 7-9 декабрьдә узган киңәйтелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты.

Утырышта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы да узды. Аның эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700 вәкил катнашты. Алар арасында якташыбыз, Чуаш Кичүендә туып-үскән, хәзер Бельгиядә яшәүче Лилия Вәлиева да бар иде. Лилия Кадыйрҗан кызы - милли рухлы, талантлы шәхес. Бельгиядә яши башлауга, ул андагы татарларны берләштереп, үз җәмгыятьләрен булдыра, төрледән-төрле чаралар оештыра. Чит илләрдә яшәүче татарлар тормышын яктырткан кызыклы материаллары өчен ул быел Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" премиясенә дә лаек булды. Ә киңәйтелгән утырышта Лилия Вәлиева Бөтендөнья татар конгрессының яңа гына булдырылган "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Лилия ханым туган авылы, Әлки районы тормышы белән район газетасы сайты аша танышып бара икән. Ул безнең делегация белән күрешеп, әлкилеләргә кайнар сәламнәрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев