Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнарының кайбер нәтиҗәләре инде билгеле

БДИны районыбыз урта мәктәпләрен тәмамлаучы 71 егет һәм кыз тапшыра. Мәгълүм булганча, рус теленнән һәм математикадан язма дәүләт имтиханы һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри. Рус теленнән безнекеләрнең барысы да аттестат алу (24 балл) һәм вузга керү (36 балл) өчен кирәкле минимумны җыя, ягъни "бусага"ны үтә алган. Имтиханда бик әйбәт белем...

БДИны районыбыз урта мәктәпләрен тәмамлаучы 71 егет һәм кыз тапшыра.

Мәгълүм булганча, рус теленнән һәм математикадан язма дәүләт имтиханы һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри. Рус теленнән безнекеләрнең барысы да аттестат алу (24 балл) һәм вузга керү (36 балл) өчен кирәкле минимумны җыя, ягъни "бусага"ны үтә алган. Имтиханда бик әйбәт белем күрсәтүчеләр дә бар. Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Арина Шувалова һәм Юхмачы урта мәктәбеннән Алинә Гобәйдуллина рус теленнән 98әр балл җыйганнар. Математикадан база дәрәҗәсе имтиханын 52 укучы тапшырган. Кызганыч, икесе "икеле" алган. Алар 28 июньдә белемнәрен кабат сынап караячак. Ә профиль дәрәҗәсе буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Унберенчеләрнең инде физика һәм химиядән генә БДИ тапшырасылары калды. Бу сынаулар 20 июньгә билгеләнгән. Дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, барлык имтиханнар металл-детекторлар һәм онлайн-күзәтү камералары белән җиһазланган биналарда үткән. Кагыйдә бозу очраклары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев