Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче төркем инвалидларга коммуналь түләүләргә 50 процент ташлама каралган. Бу дөрес микән?

yandex.ru Беренче төркем инвалидларга коммуналь түләүләргә 50 процент ташлама каралган, дип интернеттан укыдым. Бу дөрес микән? Гөлназ Вәлиуллина, Әхмәт авылы. Гөлназның хатын без район социаль яклау бүлегенә юлладык. Бүлек начальнигы Альмира ИБӘТОВА менә болай җавап бирде: -"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" федераль закон (24 ноябрь, 1995 ел) нигезендә, беренче...

yandex.ru
Беренче төркем инвалидларга коммуналь түләүләргә 50 процент ташлама каралган,
дип интернеттан укыдым. Бу дөрес микән?
Гөлназ Вәлиуллина,
Әхмәт авылы.
Гөлназның хатын без район социаль яклау бүлегенә юлладык. Бүлек начальнигы Альмира ИБӘТОВА менә болай җавап бирде:
-"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" федераль закон (24 ноябрь, 1995 ел) нигезендә, беренче төркем инвалидларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама-субсидия түләнә. Субсидия торак фондының нинди төрдә булуына карамастан бирелә. Ә үзәктән ягу булмаган торак йортларда яшәүчеләргә билгеләнгән нормалар кысаларында сатып алына торган ягулык бәясенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә субсидия түләнә. Бу ташлама ай саен инвалидның яшәү (прописка) урынындагы почта бүлекчәсенә күчерелә. Түләнә торган субсидия ай саен төрлечә була, чөнки бит торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә һәр айда төрле сумма түләнә.
Хәзер балачактан инвалидларга, беренче, икенче, өченче төркем инвалидларга каралган субсидия-ташламалар алар белән бергә яшәүче бүтән кешеләргә түләнми. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама 18 яшькә кадәрге инвалид балаларның һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларының гына барлык гаилә әгъзаларына түләнә.
Гөлназ Вәлиуллинага законда каралган барлык социаль яклау чаралары билгеләнде һәм алар үзвакытында түләнеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев