Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр бәйрәм ярминкәсендә

Узган атнада районыбыз хуҗалыклары, авыл җирлекләре вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылган бәйрәм ярминкәсе үткәрүдә катнашты. Кала халкына авыл нигъмәтләре төяп һәр авыл җирлегеннән диярлек бардылар. Ярминкәдә иртәдән сату-алу гөрләде. Иске Салман, Үргәгар, Иске Алпар, Иске Чаллы авыл җирлекләре вәкилләре сатып алучыларга аеруча зур ассорттиментта товарлар тәкъдим...

Узган атнада районыбыз хуҗалыклары, авыл җирлекләре вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылган бәйрәм ярминкәсе үткәрүдә катнашты.

Кала халкына авыл нигъмәтләре төяп һәр авыл җирлегеннән диярлек бардылар. Ярминкәдә иртәдән сату-алу гөрләде. Иске Салман, Үргәгар, Иске Алпар, Иске Чаллы авыл җирлекләре вәкилләре сатып алучыларга аеруча зур ассорттиментта товарлар тәкъдим иттеләр. Алар шәһәрлеләр өчен иң кирәкле азык-төлекне алып килгәннәр иде. Бәяләре дә сатып алучылар канәгатьләнерлек булды. Товарлары сыйфатлы булгач, тиз арада сатылып та бетте.

Район җитәкчелеге ноябрь ахырында үзебездә дә ярмикәләр оештырырга ниятли. Без бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев