Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+ФОТО)

Әлеге могҗизаның авторы - Бөгелмә районы "Наратлы" җәмгыяте механизаторы Рифкать Галишин.

Ул ашлама сиптерә-тарата торган "Роса" агрегатына яңача сулыш өргән.
Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+ФОТО) фото 2

Хуҗалык инженеры Рамил Камиев берничә ел кулланылышта булмаган агрегатны төзекләндерү эшен Рифкать Галишинга тапшырганга сөенеп туя алмый торгандыр. Бер кыш эчендә Рифкать Галишин бу агрегатны эшкә яраклы хәлгә китерә. Чит ил двигателен һәм тапшырулар тартмасын «ВАЗ» автомобиленнән запас частьләр белән алыштыра, кабинасын «ВАЗ-2109» машинасыныкын алып куя. Катлаулы эштә аңа хуҗалыкның башка хезмәткәрләре дә - эретеп ябыштыручы һәм механизаторлар да булыша.

Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+ФОТО) фото 3

Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан уздырылган бәйге вакытында бу могҗизаны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә күреп бәяләгән. Идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерүенчә, механизатор бүләккә дә лаек булган.

Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+ФОТО) фото 4

Шул ук көнне Рифкать Галишинга кыйммәтле бүләк тапшырылган. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый техниканың яңасы 2 миллион сумнан артык бәяләнә, ди.

http://baltasi.ru/news/avyl-khujalygy/973.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев