Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә район электр челтәрләрендә электр энергиясе балансын исәпләүнең яңа системасы гамәлгә кертелгән

Электр челтәрләренә законсыз рәвештә тоташу проблемасы күптәннән инде энергия белән тәэмин итүче оешмаларның үзләре өчен дә, кулланучылар өчен дә яңалык түгел. Коммерцияле югалтулар дип аталган зыянның бер төре - электр энергиясен урлау. Ул үз файдаңа юнәлтү яки үзеңнеке кебек куллану максаты белән чит милекне законсыз һәм алдан уйлап тартып алудан...

Электр челтәрләренә законсыз рәвештә тоташу проблемасы күптәннән инде энергия белән тәэмин итүче оешмаларның үзләре өчен дә, кулланучылар өчен дә яңалык түгел. Коммерцияле югалтулар дип аталган зыянның бер төре - электр энергиясен урлау. Ул үз файдаңа юнәлтү яки үзеңнеке кебек куллану максаты белән чит милекне законсыз һәм алдан уйлап тартып алудан гыйбарәт.
Болай эшләүче караклар электр энергиясен сакчыл тоту, үзләрен чикләү турында уйлап та карамыйлар. Ник алай эшләсеннәр соң әле?
Законсыз гамәлләрен шулай тиеш дип саныйлар караклар. Ә бу вакытта торак пунктны энергия белән тәэмин итүдә нинди үзгәрешләр була?
Системага авырлык килә, көчәнеш төшә. Трансформатор һәм электр тапшыру линияләре чыбыклары артып киткән куллануны тәэмин итә алмыйлар. Тоташтырылган урыннар эри, трансформаторлар сафтан чыга, торак йортларның кайберләре электрсыз кала. Бу хәлләр бик начар булганда шулай. Яхшырак булса, көчәнеш "сикергәли", кайчак кими, электр приборлары эшләми башлый яисә бөтенләй ватыла. Еш кына законсыз тоташулар нәтиҗәсендә янгыннар чыга, каракларның үзләренең генә түгел, тәртипле гражданнарның да милкенә, сәламәтлегенә зыян килә. Шуңа күрә электр энергиясен урлауга каршы көрәш ышанычлы һәм сыйфатлы энергия тәэминатының мөһим шарты булып тора.
Тормыш күрсәткәнчә, бүген инде җәмәгатьчелек электр энергиясен урлаучыларга карата элеккеге кебек битараф түгел, "акыллы" күршесе өчен акча түләргә беркем дә ашкынып тормый. Моны район электр бүлү челтәрләренә күп санлы шылтыратулар раслый. 2014 елда кулланучы физик затларны тикшерүләр нәтиҗәсендә сигез акт төзелде. Алар нигезендә гаеплеләргә 24973 мең кВт/сәгать энергия өчен 52193 мең сум акча түләргә кирәк булачак. Яңа елның беренче кварталында инде 5 акт төзелгән, 7906 мең кВт/сәгать энергия өчен 16523 мең сум акча түләтү карала.
Россия хөкүмәтенең 442 нче карары нигезендә без тиешле оешмалар белән килешүләр төземәгән кулланучыларны электр белән тәэмин итүне туктатырга хокуклы. Әгәр инде электр энергиясеннән исәпкә алмый гына куллану очраклары ачыла икән, гаеплеләргә (юридик затларга да, физик затларга да) китерелгән зыянны да кушып акчалата штраф салына.
Бүгенге көндә район электр челтәрләрендә электр энергиясе балансын исәпләүнең яңа системасы гамәлгә кертелгән. Аның асылы исәпләү приборларының берничә җирдә куелуында. Шундый приборның күрсәткечләрен кулланучылар приборларыннан җыелган күрсәткечләр суммасы белән чагыштырып карау, электр энергиясе урланамы-юкмы икәнне ачыклау мөмкинлеге бирә. Әгәр күрсәткечләр тәңгәл килми икән, ул районга безнең бригада чыгып китә. Тиешле контроль приборлары инде куелды. Хәзер филиалда системаны үстерү белән шөгыльләнәләр. Ул тәртип бозуларны ачыкларга һәм гаеплеләргә җәза бирергә ярдәм итәчәк.
Энергия урлау проблемасын хәл итүдә федераль закончалык булыша. 2009 елның 23 ноябрендә кабул ителгән 261 нче федераль закон нигезендә энергоресурсларны исәпкә алу үзәкләштерелгән тәэминат челтәрләренә кушылган урында оештырылырга тиеш. Шулай итеп, исәпләү приборын өй, гараж фасадына яисә җир участогы чигенә куярга кирәк.
Шәхси исәп приборы абонентның үз милке булып тора, шуңа да ул моны үз хисабына эшләргә тиеш. Электр үлчәү приборын бинаның тышына кую янгын куркынычын да киметә. Чөнки саклагычларда яисә иске электр чыбыкларында кыска ялганыш нәтиҗәсендә еш кына янгыннар килеп чыга бит. Бигрәк тә электр чыбыклары чорма аша үтсә куркыныч. Электр счетчигын тышка чыгарып үзегезне янгыннардан саклыйсыз, приборның төзеклеген тикшереп торасыз һәм контролерларга күрсәткечләрне бернинди чикләүсез алу мөмкинлеге тудырасыз. Былтыр районда 501 электр исәпләү приборы яңача куелды.
Мәгълүмат сезне кызыксындырдымы? Әлки электр челтәрләренә 21-1-50 телефоны белән яисә контакт-үзәкнең тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линиясенә 8-800-2000-878 телефоны белән шылтырата аласыз. Шулай ук "Челтәр компаниясе" ААҖ нең www.gridcom-rt.ru веб-сайтына кереп заявка калдыра аласыз. Кызыксындыгыз икән, димәк, электр челтәрегезнең бик яхшы эшләвенә гарантия булачак.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: технологик тоташтыруларга кагылышлы сораулар буенча мәгълүмат алу өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырдык. Моның өчен "Челтәр компаниясе" ААҖ клиентларына аңлату максатыннан "Кулланучының шәхси кабинеты" мөмкинлекләре һәм заявканы электрон юл белән бирү тәртибе турында видеоролик төшерелде. Аны өстә күрсәтелгән веб-сайттан таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев