Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге төгәлләнде

2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге төгәлләнде. "Барслар" командасы беренче урынны яулады. Әлеге команда уенчылары - Нияз Фәттахов, Данил Леонтьев, Салават Хәйретдинов, Руслан Шаһиев һәм Азат Нигъмәтҗанов. Икенче урында - "Спартаклылар", өченче -"Лачыннар". Унбер яшьлек Илнур Гатин иң яхшы уенчы дип табылды. Ул менә дигән...

2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге төгәлләнде.

"Барслар" командасы беренче урынны яулады. Әлеге команда уенчылары - Нияз Фәттахов, Данил Леонтьев, Салават Хәйретдинов, Руслан Шаһиев һәм Азат Нигъмәтҗанов. Икенче урында - "Спартаклылар", өченче -"Лачыннар".

Унбер яшьлек Илнур Гатин иң яхшы уенчы дип табылды. Ул менә дигән оста уен күрсәтте. Техника, уен фикерләве - һәммәсе үз урынында. "Мондый оста уенчыларыбыз шактый",-ди малайларның тренеры Рифкатъ Сәгъдиев. Ул Булат Гыйниятуллинны, Айдар Вәлиевны, Булат Низамовны һәм бүтәннәрне мактап атап үтте. Рифкатъ әйтүенчә, уенның спонсоры (ул исемен белгертергә теләмәгән) турнирны үткәрү һәм бүләкләр өчен шактый зур сумма биргән. Аңа тренер да, балалар һәм ата-аналар да бик рәхмәтле. Футбол уеннары өчен ясалма чирәмле берничә спорт мәйданчыгы төзетүгә ирешкән район җитәкчелегенә дә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев