Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикә Рәхимова турында фильм төшерелә

Якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимова турында ТНВ телеканалы тапшыру әзерли башлады. ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруында якташ әдипләребез Нәби Дәүли, Шамил Маннапов турында эчтәлекле һәм бик матур сюжетлар күрсәтелгән иде. Инде Әлки җиреннән чыккан тагын бер танылган шагыйрь - Бикә апа Рәхимовага багышланган тапшыру әзерләнә башлаган. 24 ноябрьдә "Әдәби хәзинә" тапшыруының...

Якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимова турында ТНВ телеканалы тапшыру әзерли башлады.

ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруында якташ әдипләребез Нәби Дәүли, Шамил Маннапов турында эчтәлекле һәм бик матур сюжетлар күрсәтелгән иде. Инде Әлки җиреннән чыккан тагын бер танылган шагыйрь - Бикә апа Рәхимовага багышланган тапшыру әзерләнә башлаган.

24 ноябрьдә "Әдәби хәзинә" тапшыруының иҗат төркеме районыбызда булып китте. Алар Базарлы Матак һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре укучыларының Бикә Рәхимова шигырьләрен сөйләүләрен төшерделәр, Чуаш Кичүендә Бикә апа туып-үскән нигездә булып, аның бертуган абыйсы Габбас Зәйдуллинның истәлекләрен яздырып алдылар.

"Әдәби хәзинә" тапшыруы һәр атнаның чәршәмбе (14 сәгать 20 минутта) һәм якшәмбе (12 сәгать 30 минутта) көннәрендә эфирга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев