Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Әлки кызы Регина Нуретдиновага район башлыгы 10 мең сумлык сертификат тапшырды

Билбау көрәше буенча чемпион исемен яулаган Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Регина Нуретдиновага район башлыгы Александр Никошин 10 мең сумлык сертификат тапшырды. Әлеге ярышларда үз авырлыгында икенче урынны алган Вероника Хәйруллина (Иске Тахтала) исә 8 мең сумлык сертификатка ия булды. Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, бу кызларыбыз Казахстанның Астана шәһәрендә билбау...

Билбау көрәше буенча чемпион исемен яулаган Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Регина Нуретдиновага район башлыгы Александр Никошин 10 мең сумлык сертификат тапшырды.

Әлеге ярышларда үз авырлыгында икенче урынны алган Вероника Хәйруллина (Иске Тахтала) исә 8 мең сумлык сертификатка ия булды. Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, бу кызларыбыз Казахстанның Астана шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, алтын һәм көмеш медальләр алдылар. Регинаның әтисе Илдис Нуретдинов чемпион кыз тәрбияләгән өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев