Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенләй өлеш кертмәүчеләр бар

Яшь терлекләргә яфрак азык хәзерләү буенча җиткерелгән планны үтәү өчен кайбер коллективлар бөтенләй берни эшләмәгән. Яфрак азык, дару үләннәре кышкы айларда бозаулар өчен бик мөһим. Яшь маллар өчен яфрак себеркесен районыбызда гомер-гомергә күпләп хәзерләргә тырышканнар. Соңгы еллар азык хәзерләү, бигрәк тә печән белән запаслану өчен бик уңай килми. Шуңа яфрак...

Яшь терлекләргә яфрак азык хәзерләү буенча җиткерелгән планны үтәү өчен кайбер коллективлар бөтенләй берни эшләмәгән.

Яфрак азык, дару үләннәре кышкы айларда бозаулар өчен бик мөһим. Яшь маллар өчен яфрак себеркесен районыбызда гомер-гомергә күпләп хәзерләргә тырышканнар. Соңгы еллар азык хәзерләү, бигрәк тә печән белән запаслану өчен бик уңай килми. Шуңа яфрак азыкка ихтыяҗ тагын да арта.

Җәй башында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе елдагыча оешма-предприятиеләргә яфрак азык, дару үләннәре хәзерләү буенча задание җиткергән иде. Күп коллективлар әлеге мөһим эштә бик актив катнашты. Әйтик, район үзәк хастаханәсе, ОСТО (ДОСААФ), "ПМК-Мелиорация", Базарлы Матак урта мәктәбе, район янгын сүндерү часте беренчеләрдән булып үзләренә җиткерелгән планны үтәделәр.

Шул ук вакытта "Строитель и К", "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы, "Сельэнерго" коллективлары бер пар да яфрак себеркесе тапшырмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев