Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлы үлми, дисәләр дә

Районыбызның 608 кешесе бүген чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм. Түләнмәгән бурычлары (кредитлар, салымнар, алимент, штрафлар һ.б) 10 мең сумнан арткан бу затларга закон нигезендә Россия Федерациясеннән читкә чыгу чикләнә. Суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, теге яки бу түләүләрне вакытында башкармыйча бурычка батканнарга карата кырыс чаралар...

Районыбызның 608 кешесе бүген чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм.

Түләнмәгән бурычлары (кредитлар, салымнар, алимент, штрафлар һ.б) 10 мең сумнан арткан бу затларга закон нигезендә Россия Федерациясеннән читкә чыгу чикләнә. Суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, теге яки бу түләүләрне вакытында башкармыйча бурычка батканнарга карата кырыс чаралар күрелә. 100 сум түләнмәгән әҗәтең булса да барлык исәп-хисап счетларың, пластик карталарың "туңдырылырга" мөмкин. Бурычы 3 мең сумнан артканнарның милкенә арест салына. Әле шушы көннәрдә генә суд приставлары шактый суммада салымнары түләнмәгән эшмәкәрнең "КамАЗ" машинасын, байтак көнкүреш техникасын "кулга алганнар". Шулай ук бурычларын түләмәгәннәрнең терлек-туарына, кош-кортына арест салу очраклары бар. Вакытында түләмәгән штраф өчен күпкә артыграк сумма чыгарып бирергә туры килүе дә мәгълүм. Тиешлене вакытында түләп, тыныч күңел белән йөрүдән дә яхшысы юк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев