Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск төзелеп килә

Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск төзелеп килә. Элек бу авылдан сугышка киткәннәргә һәйкәл авыл уртасында урнашкан булган. Кызганыч, хәзер авыл үзе дә юк инде. Әмма Еряпкинодан чыккан, хәзер читтә яшәүче кешеләр авылдашлары истәлеген мәңгеләштерергә теләп, яңа обелиск төзүне тәкъдим иткәннәр, акча да җыйганнар. Бу изге эшкә "Хузангай" кооперативы,...

Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск төзелеп килә.

Элек бу авылдан сугышка киткәннәргә һәйкәл авыл уртасында урнашкан булган. Кызганыч, хәзер авыл үзе дә юк инде. Әмма Еряпкинодан чыккан, хәзер читтә яшәүче кешеләр авылдашлары истәлеген мәңгеләштерергә теләп, яңа обелиск төзүне тәкъдим иткәннәр, акча да җыйганнар. Бу изге эшкә "Хузангай" кооперативы, Чуаш Борнае авыл җирлеге советы да үз өлешен керткән. Обелискка сугышта катнашкан 60 тан артык еряпкинолының исеме язылган такта урнаштырылган. Обелиск Җиңү бәйрәменә кадәр төзелеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев